16+

“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз”

Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды  “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.

“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз”

Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды  “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.

Драмада елатырлык итеп уйнаса, комедиядә тамашачыны рәхәтләнеп көлдерә белә ул. Артист Казанда Г.Кариев исемендәге театрда уйнаганда ук күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. 20 елга якын сәхнәдә уйнаган артист республика театрларының “Тантана” бәйгесендә ике тапкыр җиңү яулады. Быел аңа Дамир Сираҗиев исемендәге премия тапшырылды.

Күптән түгел Казанда узган гастрольләрдә дә ул оста артист буларак сөендерде.

– Разил, сөйләшүбезне үзеңнең туган яклардан, әти-әниеңнән башлыйк әле. Театр дигән сихри дөньяга ничек кереп киттең?
– Безнең әти белән әни (Ришат-Рәзилә) яшь чагында Магадан өлкәсенә киткән булган. Мин шунда дөньяга килгәнмен. Әти берәр танылган кеше булуымны теләгән. Шуңа күрә халык шагыйре Разил Вәлиевнең исемен куйдырган. Өч бала белән алар туган якларына – Кукмара районы Вахит авылына кайтып урнаша. Аннары тагын Айнур исемле энем туды. Мин ул чакта 6нчы сыйныфта укый идем. Кечкенәдән бик шук, чая булдым. Әнинең сеңлесе Равилә апа һәрвакыт: “Разилгә артист кына булырга кирәк. Булдыра ул. Укырга Казанга килер”, – дия торган иде. Миңа шул сүз җитә калган, күрәсең. Мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев курсына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Чаллы театрында ел ярым эшләп, Г.Кариев исемендәге театрга кайттым. Язмыш мине кабат Чаллыга китерде.

– Андагы тамашачыга кайсы режиссер танытты үзеңне?
– Илгиз Зәйни, дияр идем. Ул безгә килеп, “Ике хуҗаның хезмәтчесе” спектаклен куйган иде. Миңа Труффальдино ролен бирде. Ул спектакльне тамашачы яратты, уңышлы булып чыкты. Хәзерге вакытта Олег Кинҗәгулов таныта. Кайбер режиссерлар үзләренә ошаган артистларга гына роль бирә. Олег һәр артистны эшле итәргә тырыша.

– Бүген сәхнәдә артистлар бик күп. Шулар арасында үз йөзеңне табу ничек?
– Аның өчен сәхнәгә чыккач, ышандырып уйнарга кирәк. Артыгын гына кыланырга кирәкми. Үз йөзең булу артист өчен бик мөһим.

– Тамашачыны көлдерү авырмы, елатумы?
– Хезмәттәшләремә дә: “Драмада теләсә кем уйный, елата ала. Сез көлдереп карагыз”, – дип әйтәм. Билгеле инде тамашачыны көлдерү җиңел түгел.

– Тормышта нинди холыклы син?
– Урамда яисә кибетләрдә танып сөйләшә башласалар, уңайсызланып китәм. Туры сүзле мин, кешегә ялагайлана белмим.Үзем тормышта көлмичә яши алмыйм. Юмор һәркайда булырга тиеш, минемчә.

– “Болан” спектаклендә (Аяз Гыйләҗев әсәре буенча) син читкә китеп, шунда гомер иткән Тәминдар ролендә уйныйсың. Ул образның холкын ничек кабул иттең?
– Тәминдар хатыны сүзеннән чыкмыйча, гомер буе әнисенең хәлен белергә дә кайтмыйча еракта гомер кичерә. Шуңа күрә аның кубызына гына биеп йөрүе һич ошамый. Минем холкыма капма-каршы роль ул.

– Әнә шуларны күреп, кемнәрдер гыйбрәт аладыр. Ничек уйлыйсың, театр тамашачыны тәрбиялиме икән?
– Әлбәттә, тәрбияли. Спектакльне караган тамашачы, театрдан чыгуга ук бер-берсе белән фикер алыша башлый. Өенә кайткач та берничә көн шунда алган тәэсирләр белән яшәргә мөмкин. Кемдер спектакльдә үзен күрә.

– Сәхнәдә югалып калган мизгелләрең бармы?
– Тамашачы алдына чыгып басуга яисә уйнаганда әйтәсе сүзләр онытылып китә. Шунда импровизация алымын кулланырга яратам. Партнерлар онытып җибәргәндә дә шул коткара. Безгә Фәрит Бикчәнтәев: “Син үзеңнең текстны гына түгел, партнерыңныкын да белергә тиеш”, – ди торган иде.

 – Сез укыганда ук Камал театрының өлкән буын артистлары белән аралаша башладыгыз.
– Алар белән көн саен очрашулар истән чыкмый. Ул аралашулар безнең өчен горурлык булды. Шәүкәт Биктимеров мине биткә грим салырга өйрәтте. Равил Шәрәфиев белән Ринат Таҗетдинов безнең уйнаганны күреп, үз бәяләрен бирә иде. Бу юлы Әсхәт Хисмәтов спектакльләребезне карап, үз фикерен җиткерде. Кайсын гына алсаң да, Камал театрындагы өлкән буын артистлар яшьләргә үзләренең җылы сүзен жәлләми. Аларның хөрмәте минем өчен бик кадерле.

– Разил, син бит әле сәхнәдә гәүдәңнең сыгылмалылыгы белән дә аерылып торасың. Анысына кемнән өйрәндең?
– Пластикадан безне “Пантера” бию төркеме җитәкчесе Наил Ибраһимов укытты. Әгәр үзеңдә булмаса, аңа укып кына барысын да үзләштереп булмый, әлбәттә. Әти мине кечкенәдән чыныктырып, сыгылмалы хәрәкәтләр ясарга өйрәтеп үстерде. (Үзе дә спорт белән шөгыльләнде).

– Синең энең Рушан да артист һөнәрен сайлаган иде, хәзерге вакытта кайда эшли?
– Башта Кариев исемендәге театрда эшләп алды. Без аннан бергә киткән идек. Әмма хәзерге вакытта башка эш белән шөгыльләнә. Минем икенче энем Айнур да артист. Үзем белән бер коллективта эшли. Апам Гөлнара да талантлы, яхшы артист чыккан булыр иде үзеннән.

– Үз гаиләң белән дә таныштыр әле.
– Хатыным Земфира Якутиядә туган. Алар да без яшәгән Вахит авылына кайтып яши башлады. Кариев театрында эшләгәндә гаилә корган идек. Кызыбыз Камилла ─ Казанда, ә улыбыз Кәрим Чаллыда туды.

– Разил, артист халкы арасында ырымнарга ышанучылар да бар. Син ышанасыңмы?
– Халыктагы электән килгән ырымнар ышандыра, билгеле. Юлдан мәчене уздырырга тырышмыйм. Сәхнәгә чыкканда: “Ходаем, тел ачкычлары бир!”– дип чыгам.

  Әңгәмәдәш─ Люция Хәбибуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X