– Билгеле, бүгенге көндә татар эстрадасында җырчыларның саны бихисап. Шуңа карамастан, син анда тиз арада үз урыныңны, үз тамашачыңны булдырган җырчы. Синең уңышыңның сере?
– Сәхнә – ул минем яшәү рәвешем. Балачактан бирле җырчы булырга хыялландым. Ул вакытта артистларны телевизордан гына күрә идем. Без кечкенә чакта видеомагнитофоннарның модага кергән чагы, өйдә көн-төн «концерт бара»... Күрше малайлары боевиклар караганда да, мин концертлар карадым. Шунда җырчыларга сокланып, кайчандыр алар белән бер сәхнәдә басып торырмын дип күз алдыма да китерми идем. Әле менә ике ел элек «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирделәр. Бу минем өчен көтелмәгәнлек булды. Дәүләт тарафыннан да иҗатым бәяләнгәч, мин бик бәхетле.
Уңыш сере – гадилектә. Борын чөереп йөрсәм, алай булмас иде. Халыкны бик яратам. Җыр сүзен генә ятлап, аны сәхнәгә чыгып җырлап, тамашачының күңеленә кереп булмый. Мәхәббәт кирәк, елмаю кирәк. Ә ясалма булырга ярамый, аны шундук сизәләр. Һәм җырчыда ниндидер изюминка булырга тиештер инде ул. Әмма мин үземдә, 110 килограмм авырлыктан башка, бер изюминка да күрмим (көлә).
– Сиңа карыйсың да, чынлап та сәхнәгә гашыйк кеше икәнеңне аңлыйсың.
– Әйе, шулай. Эстрадада мин акча эшләү өчен генә түгел. Сәхнәгә бер чыккан кеше аннан китә дә алмый ул. Менә мин тамашачыларсыз, сәхнәсез үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Ул бит үзе бер аерым дөнья һәм син анда яшисең, анда рәхәт.
– Популярлык аркасында, тормыштагы проблемаларны хәл итеп буламы?
– Кеше арасында йөргәч, танышлар, дуслар күбәя. Әлбәттә, алар ярдәме белән нәрсәдер хәл итәсең. Хәзер бит заманасы шундый. Кая да барсаң танып алалар. Таныгач, сөйләшкәндә, кешенең интонациясе дә башкача. Гомумән, бөтен кеше белән дә уртак тел таба беләм. Сөйләшергә иренмим. Миңа кемдер ярдәм сорап килсә дә, ул кешене кире бормыйм. Сөйләшүнең, аралашуның барлык нечкәлекләрен миңа Зөһрә апа Шәрифуллина өйрәтте. Дөресрәге, аңа карап өйрәндем. Минем өчен зур мәктәп булды ул.
Үземә өлкән буын кешесе белән аралашу аеруча ошый. Алар ничектер мине үз итәләр. Кечкенә чакта да клубка олырак малайлар белән йөри идем. Гел өлкәннәр янында буталдым.
Яшьләр белән дә аралашам. Еш кына шаккатып куям: «20 яшьтә без дә шулай фикер йөрттек микән?» – дип. Миңа алар бик акыллы, башлы кебек тоела. Заманы шулай микән, аңламыйм. Алар без белмәгән нәрсәләрне дә белә.
– Вадим, гаиләң белән таныштыр әле. Өйләнгәнеңне беләбез...
– Әйе, хатыным – Лариса. Язмышым бүләге. Безнең танышу тарихы бик кызык һәм икебез өчен дә көтелмәгән булды. Кайдадыр чыгыш ясап кайттым да өй янында машинада радио тыңлап утырам. Радиодан Әбри Хәбриев сөйли, аның тапшыруы бара. Тыңлаучылардан килгән хатларны укый бу, шулар арасында «Керәшен егетләре белән танышыр идем» дигән смс та булды. Тукта әле, мин әйтәм, бу кызга языйм әле. Яздым, таныштык, аралашабыз. Җырчы икәнемне белми, мин дә әйтмим. «Авылда яшим, тракторчы мин», – дим. Әмма бу аны куркытмады. Шуны белә торып, Казан кызының минем белән аралашуы бик сәер һәм гаҗәеп иде. Лариса бик гади кыз булып чыкты. Ә миңа шул кирәк иде дә! Күпмедер вакыт очрашып йөргәч, аерылыштык. Бер ел хәбәрдә булмадык. Аны кияүгә чыккандыр инде дип уйлый идем. Әмма беркөнне кайдандыр «Ларисага шалтыратырга кирәк!» дигән сигнал килде. Шалтыраттым, һәм ул бу шалтыратуны бер ел буе көткән булып чыкты. Бүген без бергә, бер-беребезнең кадерен белеп, рәнҗетми, матур итеп гомер итәбез. Ике кызыбыз үсеп килә. Ульянага – 7 яшь, Ильянага – 10 ай.
– Вадим, син таләпчән әтиме?
– Мин балаларны шулкадәр яратам... Миңа караганда, Лариса таләпчәнрәктер. Мин кешегә авыр сүз дә әйтә алмыйм бит. Кызлар бит, ничек алар белән усал буласың инде? Ә кызларны мин шулкадәр яратам, шуңа күрә дә Ходай миңа кызлар җибәргәндер.
– Димәк, син малай турында хыялланмадың да?
– Мин башта малай булыр дип көттем. УЗИга баргач, табиб әйтә: «Сезгә кыз буласын әйттеләрме инде?» – ди. Минем күзләр маңгайга менде. «Нинди кыз? Миңа бит малай кирәк!» – дип аптырап калдым. Шунда бераз күңел төшкән иде. Аннары, кыз тугач: «Ярый әле кыз туды», – дип, сөенечем эчемә сыймады. Икенчесе дә кыз буласын белгәч, тыныч кабул иттем. Тик шулай да өченче бала – малай кирәк. Захаров фамилиясе миндә тукталып кала. Хатынга да бөркөнне: «Бабайлар мине кичермәс», – дип кисәтеп куйдым (көлә).
Комментарийлар
3
0
Молодец кеше Син, Вадим.Бик яратам жврлавынны.Исэн САУ булыгыз
0
0
4
0
Вадимнын энгэмэсе шунын кадэр йорэклэргэ утеп керде, ул Зохрэ апаны исенэ тошерэ,э мин ул эйткэннэрне кайна энием Анна ( авыр туфрагы жинел булсын) исемэ тошергэн кебек булды,мин Пчеловодка килен булып кайттым,тормышка мэхаббэтне,эш яратуны кайнанам белэн кайнатам ойрэтте.Язмыш бит бу... минемдэ Пчеловод зиратында улым жирлэнгэн( ана 43 яшь булыр иде),алла бер диеп яшим аллага шокер,мина эни " тэре" сузен нэкь Вадим эйткэнчэ анлатып,алла бер диеп яшим,кызларым ,кияуемдэ керэшеннэр.Мул яшик,тату яшик аллахы тэгалэ барсында курэ.
0
0
6
0
Бик яратабыз Вадим Захаровны. . Гаиләсе матур,собханалла,исән сау булсыннар. Иҗади уңышлар телим. Яңа җырлар туып торсын.
0
0
6
0
Вадим бик көчле тембрлы чын җырчы
0
0