Галимҗан абый Гыйльманов – үзе бер дөнья. Аның күңелендә галәмнең чиксезлеге дә, тормышның сере дә, аксакалларның зирәклеге дә бар сыман.
Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Галимҗан абыйның татар әдәбиятына керткән өлешен бәяләп бетерә торган түгел
Ул балалар язучысы да, шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче һәм 300ләп җыр авторы да
– Галимҗан абый, балалар әдәбияты иҗатыгызда зур өлеш алып тора. Иң яшь укучылар өчен язу гади кебек тоелса да, ул шундый авыр эш, минемчә. Сезнең өчен дә шулаймы ул?
– Үзем бик бала җанлы кеше. Эчемдә кечкенә генә бала утыра. Якыннарым белән шаян, шукмын. Чит халык, чит компания арасында мин бик басынкы, йомык, тыныч кеше. Ә эчтәге баланы тыеп кына торам. Урамда берәр бала очраса, барып сөйләшмичә, башыннан сыйпамыйча, аркасыннан какмыйча, берәр сүз әйтмичә, аны көлдермичә китмим.
Язучыда гына түгел, һәр кешенең эчендә бала утырырга тиеш дип саныйм. Ул ихласлык дигән сүз. Бала бит ялганны, ниндидер хәйләне кабул итми. Минем әдәбиятка ихласлыкны шушы өлкә бирә.
Менә кайчакта бик җитди әсәрләр, романнар язам. Катлы-катлы фикер, катлы-катлы вакыйгалар тезмәсе, ниндидер күңел хасиятләре ачыла, проблемалар хәл ителә. Һәм бервакыт төртелеп каласың. Кат-кат мәгънә ягылган вазгыятьне әсәреңдә алып бара алмыйсың. Менә шуннан соң мин тотам да балалар өчен яза башлыйм. Алар өчен шигырьләр, берәр цикл яки хикәя тудырам. Күңел ничектер бушанып, яктырып китә. Яңадан кайтып җитди әсәргә тотынганда бөтенләй башка халәттә буласың – күңел җиңеләеп калган. Кечкенәләр өчен язу калебне чистарта. Балалар әдәбияты – стресслардан коткаручым.
Безнең ике кызыбыз бар. Алар үскәндә балалар өчен әсәрләр иҗат ителмәде. Кызлар үсеп җиткәч кенә, барысын да искә төшереп, балалар өчен яза башладым. Үзем балалыктан чыгып, ниндидер җитди этапка кергәнмендер инде. Менә шушы балалар күңелен аңларлык, тасвирларлык, бәя бирерлек халәткә килдем.
Ә, гомумән алганда, әдәбиятта иң авыры – балалар өчен язу, чөнки безнең яшьтә хәйлә кормыйча гына язу бик кыен. Ә бала бер ялган тойса, ул аны укымый. Көчләп ятлатсалар да, ул аны бик тиз оныта. Әгәр яратса, сөйләгәндә күзләреннән очкын чыга.
– Оныкларыгыз балалар өчен язган әсәрләрне укыймы?
– Минем өч онык бар, беренчесенә 18 яшь инде. Кечерәкләренә сигез һәм биш яшь. Олысы да укып үсте, кечкенәләре дә шигырьләремне белә, ятлый, шулар белән бәйгеләрдә катнаша. Ләкин бер әйбер бар: өйдә минем культ юк. Бервакытта да өйдә үземнең культны булдырмадым. Җәмәгатем Гөлнур каршында да. Өйдә авторитетым бары тик ир, әти һәм дәү әти буларак кына, язучы буларак түгел. Мин шулай кордым. Ә язучы буларак минем белән горурланалар – анысын беләм.
– Хатыныгыз кайсы өлкә кешесе?
– Хатыным шулай ук филолог. Ул хәзер лаеклы ялда, мәктәптә дә укытты, соңгы эш елларында балалар бакчасында педагог булып эшләде. Татар теле дәресләрен алып барды, үзенә күрә реформатор. Мин аңа пьесалар язып биреп булыша идем. Мине бик аңлый торган, төгәл, таләпчән, укымышлы кеше ул. Бишенче курста укыганда ук өйләнештек. Без 44 ел бергә инде.
– Галимҗан абый, шушы көннәрдә сезгә 65 яшь тула, бу – тормышка ниндидер нәтиҗәләр ясый алырлык вакыт. Үткәннәргә борылып карасагыз, нинди үкенечләр һәм чынга ашкан хыялларны күрәсез?
– Югалту-үкенечләргә караганда, табышлар күбрәк. Шул сөендерә. Ә бит киресенчә дә булырга мөмкин. Мин бик бәхетле кеше. Иң зур сөенечем шул: бишенче-алтынчы классларда ук әдәбиятчы булам дип хыялланган идем, шуны тормышка ашыра алдым. Кечкенәдән шигырьләр язып, аңлы рәвештә бик матур дөньяга – иҗат дөньясына килеп кердем. Һәм шушы балачак хыялымны тормышка ашыра алдым.
Икенчедән, үземне таптым: эш, иҗат, гаилә, дуслар – һәммәсе буенча да. Бу тормышта үз урынымны һәм бәямне, икенче төрле итеп әйтсәк, Менделеевск таблицасында үз авырлыгымны беләм. Һәм шушы авырлыкны белеп, үз дөньямны корам, иҗатымны булдырам, аралашам. Үз авырлыгыңны 65 яшеңдә дә чамаламасаң, бик авыр. Син үзеңә бәяне кимрәк куйсаң – кыенрак, күбрәк куйсаң – тагын да кыенрак.
– Язучылык – ул, сезнеңчә, һөнәрме?
– Язучылык эше – ул һөнәр түгел. Ул – миссия. Ниндидер җавабы, рәхмәте, акчасы яки даны өчен түгел, ә халыкка бушка хезмәт итү дигән сүз. Артистлар бара да акча эшләп кайта. Язучы очрашуга бара, бер тиен дә алмый. Без әле артистлар белән чагыштырганда, энергияне күбрәк тә түгәбез.
Әсәрләремне укып, тормышларын үзгәрткән, хәтта элмәккә кермичә калган кешеләрне беләм.
Язучы кеше әгәр бер генә кешенең гомерен саклап калса да яки авыр вакытта күңелен дәртләндереп җибәрә алса, аның бурычы үтәлгән дигән сүз. Бигрәк тә татарлыкны саклап калуга үз өлешен кертә алса.
– Сез фантаст язучы булгач, шундый сорау бирәсем килә: кайбер фантастик әсәрләрдә булган вакыйгалар, күренешләр тормышка ашып куя. Мәсәлән, су асты көймәсе, атом бомбасы, вертолет бик күп еллар алдан язучылар тарафыннан әсәрләрдә сурәтләнгән. Бу язучы иҗат иткәндә бик сак, уйлап эш итәргә тиеш дигәнне аңлатмыймы? Әсәрне укып, андагы кайбер әйберләрне тормышка ашырырга мөмкиннәр дигән сүз түгелме?
– Юк дип уйлыйм, чөнки атом бомбасын язучы язган өчен генә барлыкка китергәннәр дигән фикер минем өчен артык гади яңгырый. Ышандырып бетерми. Әмма язучының тоемы бар. Сәйф Сараи бер шигырендә: “Кояш тирәли Җир әйләнгән кебек, мин синең тирәли әйләнәм”, – ди. Әле ул Коперник, Галлейларга кадәр күпме вакыт бар! Бу ачыш каян килгән аңа? Белгәнме ул аны? Тойганмы? Дөньяда ул әйбер турында белмиләр бит әле. Ул – мин әйткән миссия.
– Китапларыгыз арасында кайсысы иң уңышлысы дип уйлыйсыз? Үзегезгә иң ошаганы һәм укучылар тарафыннан иң җылы кабул ителгәне кайсысы?
– Шаяртып кына башкалар әйтергә яраткан сүзләр белән җавап бирә алам: әле язылмаганы. Җитди сөйләшүгә кайтсак, минем өчен берничә бик кадерле әсәр бар. “Албастылар” турында әйтеп тә тормыйм. “Албастылар” ул үзенчә. Ул китапка төрле жанрдагы берничә әсәр кертелгән. Быел икенче өлеше чыгарга тиеш. Аны халык мине тирги-тирги яздырды. “Албастылар” әдәбиятта аерым урын тота. Ул инде бестселлер. Ул инде халык арасында, аның язмышында һәм минем язмышымда. Ләкин хикәя дә язып карамыйча иҗат ителгән “Тозлы яңгыр” исемле повестем минем өчен бик кыйммәт әсәр. 80нче еллар ахырында татар прозасының яңа чорын, яңача оешу этабын тоя алганмын. Табигать, дөнья, галәм белән кешенең яшәеш гармониясе бик матур тасвирланган анда. “Тозлы яңгыр” китабы яшьләр һәм үсмерләр өчен. 30 мең тираж белән чыкты һәм тиз арада таралып та бетте. Яңа әйбер икәнен халык аны шундук тоеп алды. Ләкин фән аны эләктереп ала алмады.
– Әсәрләрегездә мифологиягә мөрәҗәгать иткәч, диннән ерагайтасыз дип тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?
– Булды, ләкин ямьсез тәнкыйть түгел иде ул. Шикләнеп караучылар булды дисәк, дөреслеккә күбрәк туры килә. Алар да динчеләр түгел, дин тирәсендә йөрүчеләр, әмма әдәбиятның рухи дөньясын аңламаучылар.
Үзем дингә килгән кеше, ләкин тәкъва да, дингә баштанаяк чумган да кеше түгел. Әгәр тәңречелек булмаса, без ихлас динебезгә керер идекме икән? Ходай Тәгалә безне шушы тәңречелек аша Исламга алып килгән бит. Баштагы диндә дә бер Тәңре, шуңа безгә хәзергесен кабул итәргә бик җиңел булган. Чынлыкта, без инде ул вакытларда ук Аллага ышанганбыз, бары тик башкача атаганбыз, ярар. Төп нечкәлекләрен белмәгәнбез, ләкин без аны тойганбыз. Әсәрләремдә сурәтләгән мифология – ул хак юлга әзерлек этабы.
Комментарийлар