Шәһри Казан

Зөфәр Хәйретдинов: «Җырчыларның йөзләренә кызыллык китерә торган хәлләр турында сөйлисем килми»

Шәхсән үземне әлеге тема күптәннән кызыксындыра иде. Шагыйрь һәм композиторларның, драматургларның шәхси милке булып саналган әсәрләрнең хокуклары ничек яклана? Авторларга гонорар түләү мәсьәләсе ничек хәл ителә? Һәм ул лаеклымы?

- Зөфәр әфәнде, иң элек Россия авторлар җәмгыятенең оешу тарихына тукталасы килә.
- Җәмгыятьнең тарихы бик тирәнгә китә аның. Беренче тапкыр ул 130 еллар элек оешкан. Аннан соң акрынлап формалары үзгәрә-үзгәрә килеп (Авторлык хокуклары буенча бөтенсоюз агентлыгы, Интеллектуаль милекнең Россия агентлыгы), 1993 елда РАО булып атала башлады. Гади генә итеп әйткәндә, аның вазифасы - Россия авторларының милки хокукы белән идарә итү. Драматургларның хокуклары белән идарә итү җиңелрәк, чөнки театрлар да билгеле, драматурглар да бармак белән санарлык. Аларның хокукларын Татарстанның интеллектуаль милек агентлыгы яклый. Ә шагыйрь һәм композиторларның әсәрләре бик күп һәм бу тармакта эш алып бару аеруча катлаулы.

- Җәмгыятьнең әлеге эшчәнлеге ничек, нинди тәртиптә оештырылган?
- Әсәрләре яңгырый башлагач, автор җәмгыять белән килешү төзи. Ягъни оешмага үз исеменнән эш алып барыр өчен рөхсәт бирә. Шуннан соң җәмгыять, шушы килешү нигезендә, кулланучы (башкаручы) белән кабат килешү төзи. Монысы теге яки бу әсәрне кулланырга рөхсәт бирә. Кеше нинди генә өлкәдә эшләсә дә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен белергә тиеш. Башкаручы белән дә шул ук хәл. Ягъни сәхнәгә чык­канчы, ул безнең белән килешү төзергә тиеш. Шуннан соң гына аның сәхнәгә чыгып җырларга хокукы була. Ә бездә, кызганычка, беләме-белмиме, сәхнәгә чыга, әмма чыкканчы ук законны боза. Бик сирәк җырчылар гына белә моны, ә бәлки белеп тә үтәмиләрдер. Кызганычка, безгә күп очракта концерттан соң гына килешү төзергә туры килә. Һәм кайвакыт аны төзергә теләмәүчеләр белән башка төрле сөйләшергә мәҗбүрбез. Закон бозучыларга 10 меңнән 5 миллион сумга кадәр штраф каралган. Ә килешү булган очракта, концерттан җыелган акчаның 5 проценты РАО аркылы авторларга җиткерелә. Акча шактый күп килсә, хезмәт хакы авторларга ай саен күчерелә, әгәр аз икән, җыелган сумма 500 сумнан арткач кына шагыйрь яки композиторның кесәсенә керә.

- Автор үзе дә турыдан-туры башкаручы-кулланучы белән килешү төзи ала бит.
- Әлбәттә, бу очракта җәм­гыятьнең кирәге дә юк. Автор үзенең иҗат җимешен кемгә дә булса тәкъдим иткәннән соң, бәясе, авторлык хокукларының вакыты, күләме (өлешчәме, бөтенләйгәме) буенча уртак фикергә килеп, ике арада килешү төзелә. Килешүдә башка бик күп төрле мәсьәләләр күрсәтелергә мөмкин. Чикләнгән (өлешчә) мөмкинлекләр дигәндә, авторлык хокуклары билгеле бер вакытка гына бирелә. Ә хокуклар бөтенләйгә бирелгәндә, авторның хокукы бары тик исемгә генә кала.

- Мондый килешүләр бик аздыр алайса?
- Аз түгел, байтак. Авторларның күбесе җәмгыятькә ышанмыйча, әллә ул безнең өчен акча җыя, әллә юк, дип уйлап, җырны җырчыга сатып җибәрә. Һәм шуның белән гонорар алу хокукын да бетерә.

- Димәк, авторларга түләнә торган гонорар да җырның популярлыгына бәйле дип аңлыйм.
- Әйе. Әгәр җыр бик популярлашып китсә, гонорар да бик яхшы чыга. Мәсәлән, үземне мисал итеп алсак, 80нче еллар ахырында минем биш-алты җырым бар иде. Аларның икесе - «Су буенда учак яна» һәм «Кайда син, гармун?» бик популяр булды. Менә шушы ике җыр өчен мин аена 10-12 сум акча ала идем. Ул елларда бик яхшы бәя иде бу. СССР таркалгач, РАОның милли авторларга карата мөнәсәбәте начарайды. Йөзләгән җырым була торып та, гонорар юк дәрәҗәсендә иде. Сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмыйм - әллә Мәскәүдә утыручы түрәләр хилафлык китерә, әллә җырчылар авторларга түләргә теләми. Мин монда 15 елдан артык эшлим. Җәмгыятькә акчага кызыгып, түрә булыр өчен килмәдем, чөнки мондагы айлык хезмәт хакын мин бер концертта эшләп алыр идем. Инде шактый җырларым язылган, кем әйтмешли, елганың бу як ярын беләм, икенчесен дә күреп карыйсым килде. Мөрәҗәгать иткән бөтен җырчыга язарга тырышам. Салават, Хәния, Ришат Төхвәтуллин һәм Филүс Каһиров кебек җырчыларга җыр­ларымны сатып биргәнем юк. Ә инде таныла гына башлаган җырчыларга, җыр әрәм булмасын дип, сатып бирәм. Җырның бәясен чыгарырга кирәк бит. Авторның иҗат җимешен сатып алдың да кесәгә тыгып куйдың гына түгел. Сыер файда китерсен өчен, аны саварга кирәк. Иҗат әсәре белән дә шулай ук, ягъни ул авторга һәм башкаручыга популярлык һәм акча китерергә тиеш. Җыр - бакча җимеше түгел, акча җимеше. Аның да үз бәясе булырга тиеш. Шуңа күрә әлеге эшкә мине авторларның акчасы кая бара, бу система ничек эшли, безгә дөрес бәя бирәләрме, юкмы икән, дигән кызыксыну алып килде. Россия авторлар җәмгыятен оештырып, эшне җайга салганчы шактый эш эшләргә туры килде. Аңа кадәр Татарстанның интеллектуаль милек агентлыгы, Татарстан авторлары җәмгыяте, РОЗА бар иде. Нәтиҗәдә хаос барлык­ка килде. Шушыны бетерү максатыннан, 2008 елда закон кабул ителде. Аның нигезендә бер генә җәмгыятькә, ягъни Россия авторлар җәмгыятенә аккредитация бирелде. Һәм без хәзер бөтен Россия авторлары исеменнән эш йөртәбез. Ягъни Татарстанда татарлар, руслар, чит ил җырчылары катнашында нинди чара уза, барысын да контрольдә тотып, гонорар ­җыябыз һәм аны Мәскәүгә җибәрәбез.

Реклама

- Бүгенге көндә иң популяр авторлар, дигән вакытта, кемнәрне күз алдында тотасыз?
- Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов һәм Зифа Нагаева дияр идем.

- Димәк, билгеле бер чарада башкарылган җыр өчен башкаручыдан бигрәк, чараны оештыручы җаваплы? Аларның барысы артыннан да күз-колак булып бетерү мөмкин хәл түгелдер кебек.
- Мөмкин. Әмма керемнең 5 процентын бик сирәк очракта гына алабыз. Иң яхшы очракта да 4 процент кына эләгә безгә, чөнки җырчылар керемнәренең күп өлешен яшерә.

- Корпоратив, интернетта яңгыраган җырларны контрольдә тотып бетерү тагын да авыррактыр әле.
- Кызганыч, әмма интернет өчен җәмгыятьнең аккредитация­се юк. Корпоративларга да безнең бер генә агент та үтеп керә алмый. Аннан соң безнең агент-инспекторлар Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә генә бар.

- Судларга кадәр барып җиткән очраклар да бар дип ишеткәнебез бар.
- Җырчыларның йөзләренә кызыллык китерә торган хәлләр турында сөйлисем килми.

- Зөфәр әфәнде, дилбегә яңа җитәкчелек кулына тоттырылгач, җәмгыять нинди үзгәрешләр кичерә?
- Үзгәрешләр бар һәм алар бик җитди. Беренчедән, элек РАО кебек оешмалар җыйган акчаның 35 процентын үзләренә калдыра иде. Хәзер яңа закон проекты нигезендә, ул 25 процентка кадәр төшереләчәк. Бу авторларга бик файдалы булыр. Икенчедән, 28 апрельдә Мәскәүдә Россиядәге бөтен филиалларны (бүген 12 филиал эшли. - З.С.) бетерү мәсьәләсенә багышланган зур конференция уза. Киләчәктә вәкиллек кенә калдырылачак дип планлаштыралар. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә аппарат та кыскартылачак. Татарстанда эшләүче 16 кешедән алты агент һәм өч хезмәткәр генә калыр дип уйланыла. Элек һәр агент төп оешмага филиал аркылы буйсынса, хәзер турыдан-туры Мәскәүгә буйсыначак. Моңа кадәр юристлар да, агентлар да барысы да безнең филиалда штатта иде, хәзер аларның һәрберсе шәхси эш ачып, мөстәкыйль эшләргә тиеш була. Хәзер безнең бурыч, бер агент белән икенчесе арасында каршылыклар килеп чыкмасын өчен, аларның эшләрен күзәтчелек кенә итү булып калачак. Моннан соң акчалар да туп-туры Мәскәүгә китә. Тагын бер яңалык: хәзер һәр автор өчен ­«шәхси кабинет» сервисы булдырыл­ды. Монда бөтен мәгълүмат тупланып барылачак. Гомумән, РАО­дагы әлеге яңалык­лар авторлар мәнфәгатен күбрәк яклар һәм кайгыртыр, аларга тиеш­ле гонорарны тулысынча түләр, дип өметләнәбез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 май 2018 - 13:42
    Без имени
    Бик кызык...Коментариялэрне кем булса ды укый микэн?...Зофэр Хэйретдиновка житкерегез эле , урамда 2018ел, , егерме беренче гасыр , янарышлар , интернет ...Эстрадада да бик зур узгэрешлэр , яна популяр авторлар исемлеге хэзер..Мин анлыйм аны , ул теге узе популяр булган вакытта каласы килэдер...2018елда бик сирэк жырчылар башкара анын жырларын.Зофэр! Бездэ сезнен очен бик куп яналыклар бар ..Бугенге кондэ радио , тв аша менэ шушы авторларнын жырлары янгырый - Айдар Тимербаев , Хамит Моткаримов , Зифа Нагаева , Артур Замалетдинов , Гузелия , Володя Федоров . Сез язган список шэп список , алар вакытында ин популяр композиторлар иделэр , эмма лэкин бугенге кондэ алар тарих булып калучылар .... Факт буенча , бу энгэмэдэ Зофэр Хэйретдиновнын яна популяр авторларга конлэшуе ачыктан -ачык куренэ ...Сез шулай "курмэмешкэ салышып" узегезне тынычландырасыздыр инде...