Шәһри Казан

«Акчарлак»

Идел буе районының Кол Гали урамындагы заманча спорт корылмасы 2010 елның 5 маенда сафка басты. Дивар бизәлешендә сэндвич - панель, алюминий кулланылган. Автомобильләр кую мәйданчыгы эшләнгән. Комплекс эченә 50х25 метрлы зур бассейн һәм балалар өчен 12,5х6 метр үлчәмнәрендәге кече бассейн, күнегүләр залы, коры йөзү залы, кафе, хәл алу үзәге, медицина...

Реклама

Идел буе районының Кол Гали урамындагы заманча спорт корылмасы 2010 елның 5 маенда сафка басты. Дивар бизәлешендә сэндвич - панель, алюминий кулланылган. Автомобильләр кую мәйданчыгы эшләнгән. Комплекс эченә 50х25 метрлы зур бассейн һәм балалар өчен 12,5х6 метр үлчәмнәрендәге кече бассейн, күнегүләр залы, коры йөзү залы, кафе, хәл алу үзәге, медицина бүлмәләре урнашкан. Бассейн спорт чаралары үткәрү, халыкка спорт-сәламәтләндерү хезмәте күрсәтү буенча тиешле таләпләргә җавап бирә. Су температурасы 28 градус чикләрендә саклана, алмаштырылганда су ультрафиолет лампалар ярдәмендә зарарсызландырыла. Инструкторлар балаларны, шулай ук өлкәннәрне дә йөзү күнекмәләренә өйрәтә.
3 катлы спорт корылмасы 9 мең 900 квадрат метр мәйданны били. Моңа өстәп 13 мең 300 квадрат метр тышкы мәйдан төзекләндерелеп тотыла. «Акчарлак»та физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган. Пенсионерлар, көндезге уку бүлегендәге студентлар, мәктәптән белешмәсе булган очракта 14 яшькә кадәрге укучылар социаль ташламалардан файдалана.
«Акчарлак»та быелгы Универсиада һәм 2015 елда узачак Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында йөзү күнегүләре оештыру ниятләнелә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: