16+

Автоинспекторларны суд белән куркыталар

Хәрәкәт иминлеге Казанның Киров районындагы Фрунзе урамында автоинспектор Илназ Шакирянов юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан бер бабайны туктатты. Әй, китте тавыш шуннан соң. - Өлкән яшьтәге кешене туктатырга хокукың юк, - дип кычкыра абзый. - Хокукым бар. Кагыйдә боздыгыз, - ди Илназ. - Юк, бозмадым, мин авыру, - дип,...

Автоинспекторларны суд белән куркыталар

Хәрәкәт иминлеге Казанның Киров районындагы Фрунзе урамында автоинспектор Илназ Шакирянов юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан бер бабайны туктатты. Әй, китте тавыш шуннан соң. - Өлкән яшьтәге кешене туктатырга хокукың юк, - дип кычкыра абзый. - Хокукым бар. Кагыйдә боздыгыз, - ди Илназ. - Юк, бозмадым, мин авыру, - дип,...

Хәрәкәт иминлеге
Казанның Киров районындагы Фрунзе урамында автоинспектор Илназ Шакирянов юл аша рөхсәт ителмәгән урыннан чыккан бер бабайны туктатты. Әй, китте тавыш шуннан соң.

- Өлкән яшьтәге кешене туктатырга хокукың юк, - дип кычкыра абзый.

- Хокукым бар. Кагыйдә боздыгыз, - ди Илназ.

- Юк, бозмадым, мин авыру, - дип, кесәсеннән даруларын алып күрсәтә-күрсәтә дулый бабай. - Мин сине судка бирәм.

- Абзый, ярамаган урыннан чыктыгыз бит, машина бәрергә мөмкин,- дип, мин дә әңгәмәгә кушылдым.

- Бу журналист, газетадан, - дип таныштырды лейтенант.

Бабай кулымдагы блокнотка, муенга асылган фотоаппаратка карап алды да, дәшми-тынмый китеп барды. Икенче бер апа елый ук башлады. "Ашыга идем шул, зинһар, тимәгез инде!" - ди. Кисәтү ясап, җибәрделәр пенсионер түтәйне.

Автоинспекторлар гел рәхим-шәфкать күрсәтеп кенә утырмадылар, әлбәттә. Ике экипаж бер сәгатьтән артык вакыт эчендә унбишәр җәяүлене административ җавапка тартты. Рөхсәт ителмәгән урыннан юл аша чыккан өчен штраф - 500 сум. Транспорт чарасын идарә итүче "Зебра" да җәяүлегә юл бирмәсә, штраф - 1500 сум.

Ит яхшылык, көт яманлык
- Без халык дошманнары түгел, кеше үзенә-үзе дошман, - дип сүз башлады Киров районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев. - Фрунзе урамы бик хәвефле безнең: транспорт агымы көчле, җәяүлеләр күп. Шушы урамда быел гына да БМВ автомобилен йөртүче берәү өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдереп үтерде. Яшь автоһәвәскәр җәяүлеләр юл кичүендә берьюлы өч егетне бәрдерде. ВАЗ-2109 автомобилен йөртүче 6 мартта 22 яшьлек егетне таптады. Хәзер ул егет аңсыз хәлендә хастаханәдә ята.

Киров районында быелның ике аенда 27 юл-транспорт һәлакәтендә 31 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган, ике кешенең гомере өзелгән. Автомобиль йөртүчеләр алты кешегә җәяүлелеәр юл кичүендә бәрдергән.

- Сигез кеше рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыкканда машина астында калды. Болар күбесенчә өлкән яшьтәгеләр, светофорлы яки "Зебра"лы юл кичүенә кадәр барырга иренү кайчак әнә шулай фаҗигале тәмамлана. Башкалар фаҗигасеннән сабак алсак иде. Транспорт тизлеген күтәрмик, теләсә кайдан юл аша чыкмыйк. Өлкән яшьтәгеләр кагыйдә бозмасыннар иде, аларның инде йөгерергә хәлләре юк. Яшьләр дә, өлгерәм, дип масаймасыннар иде. Фрунзе урамында юлны койма белән тотып алырга кирәк. Без бу тәкъдимне район хакимиятенә җиткердек. Биредә светофорлар санын арттырсаң да әйбәт булыр иде, - ди полиция капитаны Рафаэль Сәгъдиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading