Шәһри Казан

Финанс министрлыгы бинасы

Пушкин урамы - дәүләт учреждениеләре биналарына, мәдәният сарайларына, тарихи архитектура һәйкәлләренә бай урам. Татарстан парламенты бинасын узганнан соң, гаҗәеп бакча-скверга килеп чыгасың. Каршыда «Казан» милли мәдәният үзәге (элеккеге Ленин мемориалы) пәйда була. Төрле агачлар үскән, берсеннән-берсе матур чәчәкләр утыртылган сквер сул якта республиканың Финанс министрлыгына тоташа. Бинаның классик стильдә эшләнгән...

Реклама

Пушкин урамы - дәүләт учреждениеләре биналарына, мәдәният сарайларына, тарихи архитектура һәйкәлләренә бай урам.
Татарстан парламенты бинасын узганнан соң, гаҗәеп бакча-скверга килеп чыгасың. Каршыда «Казан» милли мәдәният үзәге (элеккеге Ленин мемориалы) пәйда була. Төрле агачлар үскән, берсеннән-берсе матур чәчәкләр утыртылган сквер сул якта республиканың Финанс министрлыгына тоташа. Бинаның классик стильдә эшләнгән биек баскычы, колонналары, яшел диварлары табигать һәйкәле - сквер белән нәфис ялганыш табып, тирә-юньгә ямь, затлылык өсти.
Республиканың финанс системасы 1920 елдан башлангыч алган. Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты декреты нигезендә, 1920 елның 27 маенда автономияле республиканың Халык Финанс комиссариаты (Татнаркомфин) оештырылган. Ул үзенең тәүге эшчәнлеген элеккеге Дәүләт банкы бинасында башлап җибәргән. Бөек Ватан сугышы елларында финанс хезмәткәрләре искиткеч колачлы бурычларны тирән җаваплылык тоеп үтәгәннәр.
Татарстан финанс министрлыгы мәгълүмати технологияләр куллануга зур әһәмият бирә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: