Шәһри Казан

Гоголь урамы буйлап

Казан шәһәренең Гоголь урамында казанлыларны һәм кунакларны җәлеп итә торган матур урыннарның берсе - Лядский бакчасы. Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, аның икенче яшьлеге башланды кебек.

Бу урамда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан. Казан театр училищесы да аңардан ерак түгел. Монда студентлар - булачак артистларның шат тавышы яңгырап тора...

Тарих сәхифәләренә күз салсак, урамның даими исеме дә булмаган, аны Иске Комиссариат урамы дип тә, Аркылы Лядский урамы дип тә йөрткәннәр. Зур Кызыл урамнан тупикка кадәрге өлеше Интендант тыкрыгы дип аталган. Монда Интендант идарәсенең кирәк-яраклар белән тулган зур склады урнашкан булган. 1860 елда хәрби ведомствога реформалар үткәргәннән соң, аларның кирәге калмаган. Кибетләре эшләрен дәвам иткән, постаулар, кием-салым, аяк киемнәре, госпиталь кирәк-яраклары белән сату итү туктамаган (хәзер ул урында КНИТУ-КАИның №7 бинасы урнашкан). Интендант бакчасы дигән җирдә сынчы Бакый Урманчега һәйкәл куелды.

Урамның ахырындагы йортта Владимир Ульяновны укыткан француз теле укытучысы Пору яшәгән. Алар белән янәшәдә гамәли математика докторы Котельников торган. 1984-1994 елларда ул йортта күренекле галим, археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альфред Халиков яшәде.

Урамның 21а йорты янында элегрәк бакча булган. Генерал хатыны Корнеда Алексей Пешков бакчачы булып эшләгән. Янәшәдә атказанган медицина профессоры, хирург Высоцкий яшәгән. Казанда дифтерия авыруы белән көрәшне шул галим исеме белән бәйлиләр. Күпмедер вакыт бу йортта полиция бүлеге урнашкан булган. Алар якын-тирә урамнарда постларда кизү торганнар.

Реклама

Горький урамы белән кисешкән урында Марко йорты урнашкан. Бу бинаны әле Набоков йорты дип тә атыйлар. Хәзер анда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры урнашкан. Шул йорт белән янәшәдә Александр-Чемесов дворян шәфкать йорты комплексы бар - бүгенге Казан театр училищесы бинасы.

Сәүдәгәр Даниловның агач йорты үз вакытында бик матур булгандыр бәлки, әмма вакыт үтү белән, күптән ремонт ясалмаганга күрә, тышкы күренеше казанлыларны үзенә җәлеп итми. Тарихи бина булганы өчен әлегә сүтмиләр.

Шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирыннан халык өзелми, төрле төбәкләрдән укытучылар үзләренең шәкертләрен төркем-төркем алып киләләр, бүләккә концерт та куялар.

Гоголь урамы бик үк озын булмаса да, анда һәрчак йөреп торалар, һәркем каядыр ашыга, бу урам үзенә тарта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: