Шәһри Казан

Меңьеллык паркы

2005 елда - Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә Меңьеллык паркы ачылды. Ул шәһәрнең үзәгендә Кабан күле буенда Марсель Сәлимҗанов һәм Островский урамнары арасына урнашкан.


Парк, эчтәлекләренә карап, берничә өлешкә бүленә. Баш аллея - бу Меңьеллык аллеясы. Ул тарихи мирас белән элемтәләрне, чал каланың үсеш юлын гәүдәләндерә. Уртада казан тора. Риваятьләргә караганда, калага казан кебек иңкү-чокырлы җирдә нигез салынганлыктан, атаманы да Казан дип кушканнар. Казан сыны тирәли фонтан ата, монысы Казанның «кайнап» торуын чагылдыра. Зур түгәрәк-боҗра чиксезлекне, хакимлек һәм муллыкны сурәтли.
Фонтанлы казан сыныннан, кояш нурларын хәтерләтеп, төрле якларга аллеялар китә. Аларда яшь имән, каен, чыршы, кашкарый, юкә һәм миләш агачлары үсә. Мондагы күп кенә агачларны Казанның почетлы гражданнары, дәрәҗәле кунаклар утыртты. Җәйләрен парк чәчәкләргә күмелә. Паркка олуг шагыйрь Кол Гали һәйкәле куелган. Бирегә ял итәргә килүчеләрне зиннәтле капкаларга «кунган» нәни аждаһалар каршы ала. Казан төзелгән җирдә канатлы елан күргәннәр, имеш. Канатлы елан Казан гербында да бар.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: