Шәһри Казан

Сөләйман палас

Татарстан башкаласы Казан дөньякүләм танылу ала бара. Шәһәргә хәзер дә ел саен 1 миллионнан артык турист килә. Республика һәм шәһәр хакимиятләре бу санны тагын да күтәрү өчен тырыша.

2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасы Казанны, Барселона шәһәре кебек, туристлык үзәгенә әверелдерер дип өметләнелә. Шул максаттан, кунакханәләр челтәре үстерелә.
«SULEMAN PALACE» соңгы елларда сафка баскан кунакханә. Биредә төрле таләпләргә җавап бирүче 90 номер, сәламәтләндерү үзәге, кафе-барлар урнашкан. Спутник телевидениесе тапшырулары, Wi-Fi интернет элемтәсе эшли. «Шәфран» рестораны - кунакханәнең мактанычы. Монда, татар һәм рус милли ризыклары белән беррәттән, Европа аш-сулары да тәкъдим ителә.
Зманча техника белән җиһазландырылган конференция залларында һәм бизнес-үзәкләрендә эшлекле чаралар үткәрелә.
Татарстанда туристлыкны үстерүгә керткән хезмәтләре исәпкә алынып, «SULEMAN PALACE» республика күләмендә үткәрелгән «Туристлык-XXI гасыр» конкурсында дипломга лаек булган.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: