16+

Спортның су төрләре сарае

Яңа Савин районының Чистай урамында урнашкан Спортның су төрләре сарае - Россиядә иң зур һәм заманча камил корылмаларның берсе. SpeeCH, Ove Arup һәм Кучеренко исемендәге фәнни институт тарафыннан әзерләнгән проектка нигезләнеп, төзелешне «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе башкарды. Зәңгәр төсләр өстенлек иткән бина Казансу елгасы ярларына ташып чыккан зур дулкынны хәтерләтә. 50х25...

Яңа Савин районының Чистай урамында урнашкан Спортның су төрләре сарае - Россиядә иң зур һәм заманча камил корылмаларның берсе.
SpeeCH, Ove Arup һәм Кучеренко исемендәге фәнни институт тарафыннан әзерләнгән проектка нигезләнеп, төзелешне «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе башкарды. Зәңгәр төсләр өстенлек иткән бина Казансу елгасы ярларына ташып чыккан зур дулкынны хәтерләтә. 50х25 метрлы ике бассейн йө­зү һәм поло, ә 33,3х25 метрлы бер бассейн суга сикерү һәм синхрон йөзү өчен махсуслаштырылган. Тамашачылар трибунасы 4200 кешегә исәпләнгән. Дивар һәм түшәмнәрне тотучы агач баганалар күңелгә ятышлы җылы манзара тудыра.
Биредә, профессиональ спортчылардан тыш, спортның су төрләре юнәлешендәге балалар-үсмерләр спорт мәк­тәпләренә йөрүчеләр дә шөгыльләнәчәк. Универсиаданың йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү ярышларын Спортның су төрләре сараенда үткәрү планлаштырылган. Шушы бина 2015 елда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын да кабул итәчәк. Корылма залларын (бассейннарны каплап) спортның башка төр ярышларын оештыру өчен дә файдаланып була. Спорт сараен төзүгә 2009 елда керешелгән иде, хәзер ул тулысынча диярлек әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading