Шәһри Казан

Теннис академиясе

Идел буе районының Оренбург трактындагы Теннис академиясе - Универсиада корылмаларының берсе. Ул 2009 елда сафка бастырылды. Проектның авторы - «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе. Теннис һәм бадминтон ярышлары үткәрү өчен төзелгән Академия Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә иң зурлардан санала. Диварның алгы ягына урнаштырылган теннис ракеткасы һәм тубы сыннары спорт...

Реклама

Идел буе районының Оренбург трактындагы Теннис академиясе - Универсиада корылмаларының берсе. Ул 2009 елда сафка бастырылды. Проектның авторы - «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе. Теннис һәм бадминтон ярышлары үткәрү өчен төзелгән Академия Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә иң зурлардан санала. Диварның алгы ягына урнаштырылган теннис ракеткасы һәм тубы сыннары спорт корылмасына үзенчәлекле архитектура төсмере бирә. Монда балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли, ел саен теннис буенча «Казан Кремле Кубогы» ярышлары оештырыла. Моннан тыш, Казанның Киров районында Ш.Тарпищев исемендәге кече теннис академиясе дә бар.
Теннис академиясе бинасы 19,5 мең квадрат метр мәйданны били. Залларны теннис, бадминтон, шулай ук спортның башка төрләре өчен дә файдаланырга мөмкин. Күнегүләр залларындагы җиһазлар халыкара стандартларга җавап бирә. Спортчылар һәм һәвәскәрләр өчен душ кабиналы киенү бүлмәләре, ял зоналары булдырылган.
Быелның июль аенда Студентларның халыкара Универсиадасының теннис һәм бадминтон буенча ярышларын Теннис академиясендә оештыру күздә тотыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: