Шәһри Казан

Яр буе сарайлары

Казан Кремленең төньягында Казансу тугаенда гаҗәеп матур «Яр буе сарайлары» («Дворцовая набережная») торак комплексы урнашкан. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәһабәт бинасы шәһәрнең тарихи өлешенә караган бу кишәрлекнең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә. Торак комплекстагы йортлар проектында классика белән заманча стандартлар үзара оста яраклаштырылган. Диварлардагы кече архитектура - сыннар...

Реклама

Казан Кремленең төньягында Казансу тугаенда гаҗәеп матур «Яр буе сарайлары» («Дворцовая набережная») торак комплексы урнашкан. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәһабәт бинасы шәһәрнең тарихи өлешенә караган бу кишәрлекнең дәрәҗәсен тагын да күтәреп җибәрә.
Торак комплекстагы йортлар проектында классика белән заманча стандартлар үзара оста яраклаштырылган. Диварлардагы кече архитектура - сыннар һәм бизәкләр озаклап хозур кылсаң да туйдырмый. Комплекс өч йортны берләштерә, Казансу ярларына кадәр зур территорияне бакча-сквер били. Биредә һәр тарафта зәвык һәм «аксөякләр» рухияте хөкем сөрә. Әйтүләренә караганда, әлеге йорт-сарайларны Себер нефтьчеләре үзләре өчен төзеткән. Фатирларда түшәм биеклеге 3 метр 65 сантиметр. Бизәкле вестибюльләрдә фонтаннар челтери, фатирлар автоном җылытыла, «Otis» тавышсыз лифтлары көйләнелгән. Яр буе сарайларында 5 бүлмәле фатирның базар бәясе 25 миллион сум, автомобиль урыны өчен янә бер миллион сум өстәргә кирәк. Гади эшче-хезмәткәр бу йортларда яшәү турында фәкать хыяллана гына ала. Хәер, читтән карап хозурланырга да мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: