Шәһри Казан

Зур Кызыл урамы нигә кызыл?

Ирек мәйданына килгән кешеләр бу урамга игътибар итми калмыйдыр. Студентларның күплеге белән аерылып тора ул, чөнки биредә берничә югары уку йорты урнашкан. Татарстан Хөкүмәте бинасы да горур басып, Ирек мәйданына карап тора кебек...

Инкыйлабка кадәр биредә ике аерым урам булган. Берсе - Зур Казан урамы, икенчесе - Кызыл урамы.

1842 елгы янгыннан соң Казанның яңа планы төзелә. Шулай итеп, урам турая, ике урам бергә кушыла һәм Зур Кызыл урамы дип атала башлый. Тарихи чыганаклардан караганда, ул XVII гасырда төзелгән «Кызыл» бистәсеннән башлана. Ул бистәдә «кызыл мал» - галантерея товарлары сатучы сәүдәгәрләр яшәгән дигән фикер бар. Бүгенге көндә Зур Кызыл урамы Казан кирмәне итәгеннән Лев Толстой урамына кадәр cузылган.

Урам башында кечерәк йортлар тезелеп киткән. Күп кенә йортларны сүттеләр дә инде. Анда Богородицкий кызлар монастыре була, урамның исеме Зур Казан урамы дип атала.Монастырь 1579 елда төзелгән, байтак вакыт анда педагогика институтының тулай торагы булды, соңгы вакытта ул дин тотучыларга кире кайтарылды. Пугачев фетнәсе вакытында бу бинада шәһәр түрәләре качып торган.

Реклама

1767 елда шәһәр башлыклары урамның 57нче йорты каршындагы бакчада Әби патшаның (Екатерина II) Казанга килүе уңаеннан бәйрәм оештырган, чөнки аларның күбесе шушы урамда яшәгән. Башкалабызның «иң өлкән» мунчаларының берсе булган бина каршында Бергман номерлары урнашкан булган. Ул номерларда революционерлар, гастрольләргә килгән актерлар торган.

Урамның 68нче йортында 1845-1846 елларда Лев Толстой яшәгән. Хәзер ул бинада укытучыларның белемнәрен күтәрү институты урнашкан. 46нчы йортта атаклы татар язучысы Фатих Әмирхан, 47нче йортта Казан дивизионы командиры Якуб Чанышев торган.

Зур Кызыл урамда сокланырлык биналар җитәрлек. Урам шәһәр үзәгендә булса да, биредә чагыштырмача тынлык хөкем сөрә. Аның каравы җәяүлеләр шактый күп йөри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: