Шәһри Казан

Берүзенә бер базар, яки Бонуска кыяр тозлау рецептлары

Гөлшат апа Шехмаметьева Азино ягындагы яңа торак комплексында яшәүчеләрне иртә яздан башлап кара көзгә кадәр бакча уңышы белән кинәндерә. Хуҗабикәләр эштән кайтышлый аның янына туктамый калмый. Кемдер кыярын ала, кемдер алма үлчәтә. Ачык йөзле Гөлшат апа яшелчәләрен алучыларга, бонус рәвешендә, кыяр тозлау рецептларын да кызганмый. Аз тозлы кыярына кызыгып, бер...

Гөлшат апа Шехмаметьева Азино ягындагы яңа торак комплексында яшәүчеләрне иртә яздан башлап кара көзгә кадәр бакча уңышы белән кинәндерә. Хуҗабикәләр эштән кайтышлый аның янына туктамый калмый. Кемдер кыярын ала, кемдер алма үлчәтә. Ачык йөзле Гөлшат апа яшелчәләрен алучыларга, бонус рәвешендә, кыяр тозлау рецептларын да кызганмый.
Аз тозлы кыярына кызыгып, бер көнне мин дә аның янында тукталдым. Гөлшат апа карты белән икәү генә яши икән.
- Сигез мең пенсияне җиткереп булмый. Бакчада үскән кыяр, помидор, суган, укроп, петрушка, салат, базилик, кузгалак үзебездән дә артып кала. Шуларны сатуга алып чыгып, көндәлек кирәк-яракка җитәрлек акча эшлим, - ди ул.
Кыяр дигән идем бит әле, Гөлшат апа аны ничек әзерләргә кирәген миңа да өйрәтте:
- Бер чиләккә кыярларны тутырам да өстенә яңа гына кайнап чыккан су агызам. 1 литр да 200 грамм су исәбенә 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, укроп, сарымсак, карлыган, чия яфрагы салам. Ике көннән әзер дә була.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: