Шәһри Казан

"Безнең ишегалды" программасына тәкъдимнәрне һәркем юллый ала

Олыгайгач, кызганыч ки, көч-дәрман кимү генә түгел, ә хәтерләр дә саега. Казанда кайчак ”Минем йорт кайсысы икән?” - дип буталып йөргән бабайларга яки әбиләргә юлыгам. Күбесенчә сыерчык оясына охшаган шакмак диварлар арасыннан үзеңнең йортны табып алу җиңелләрдән түгел шул. Диварларга ясалган зур графити-рәсемнәр мәсьәләне чишүнең бер юлы.

Казанда “Уңайлы торак” идарәче компаниясе Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге йортлар ишегалдын төзекләндергәндә татар егетләренең һәм кызларының бию мизгелен чагылдырган һәйкәл-сын урнаштырып, хәтерне яхшыртуның тагын бер алымын тапты. Мондый да матур үзенчәлекле “адрес” югалырга ирек бирми инде, мәгәр.

Йортның архитектурасына үзгәреш кертү янә акчага килеп терәлә. Татарстан Президенты башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында, үзебез яшәгән яки кайчандыр яшәгән йорт ишегалдын үзенә генә хас архитектура сыннары белән баетып булыр иде.

Хөкүмәт йортында “Безнең ишегалды” программасына кагылышлы матбугат конференциясендә мин: "Ишегалларын төзекләндергәндә предприятиеләр һәм эшкуарлар кече архитектура сыннарын бүләк итеп урнаштыра аламы?” - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Предприятиеләр дә һәм эшкуарлар да ишегалларына кече архитектура сыннары урнаштыра алалар. Без моңа бик рәхмәтле генә булырбыз,- дип җавап бирде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
— Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә ишегалларына сыннар бүләк иткән эшкуарлар бар. Бу бик игелекле гамәл, - дип өстәде “Татарстан Республикасында шәһәрләрне үстерү институты” фондының директоры урынбасары, “Безнең ишегалды” Президент программасы координаторы Венера Камалова.

Реклама

Төзелеш министры Марат Айзатуллин белән “Татарстан Республикасының баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе директоры Нияз Ситдиков таныштырганча, республикада быел 8 миллиард сумга 1078 ишегалды комплекслы төзекләндерелгән. Казанда 223 ишегалды яңартылган. Нәтиҗәдә, тагын 300 мең кешегә тормыш-көнкүрешендә уңайлы шартлар тудырылган. Ишегалдын ремонтлаганда асфальт юл һәм тротуар җәелә, электр баганалары утыртылып, яктырткычлар куела, спорт һәм ял, балалар уен мәйданчыклары ясала. Программа барышында барлыгы 6923 ишегалдын капиталь ремонтлау ниятләнелә.

Венера Камалова искәрткәнчә, кешеләр үзләренең ишегалларын төзекләндерүне сорап, электрон тавыш бирүдә дә катнаша ала. Мәсәлән, кешеләр киләсе ел планындагы 200 ишегалды исемлегеннән иң мохтаҗ 100 ишегалдына тавыш биргән.

Ишегалдын төзекләндерү буенча 8 (800) 27-5-2020 телефоны аша шалтыратып, үзеңнең тәкъдимнәреңне әйтергә була.

Фото: http://avianovsav.kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: