Озатырга да кеше булмаган аны. Биредә дә сынмаган егет. Әнисенең кочагыннан арына алмаган яшьтәшләренә ак көнләшү белән кызыгып карап торган. Эхх. Ә бит язмышлар күктә языла, әтине дә, әнине дә сайлап алмыйбыз. Башны имәскә, бу тормышта үз кыйблаңны, юлыңны табып алга атларга кирәк. Дөрес, яшьтәшләре арасында да төрле кешеләрне очраткан ул. Кыек юлга басучыларны да. Тик балачагында боларның барысын да күреп үскән егеткә бу кирәк түгел. Аның максаты башка - чын кеше булу, үзеңнән соң да якты эз калдыру.
Армиядә чыныгу алган егеткә хәрби хезмәт шуның чаклы ошый ки, ул контракт төзергә бүлган. Хабаровск өлкәсынә юнәлткәннәр егетне. Биредә берничә ел хезмәт иткән.
Шул арада мобилизация башланган. Егеткә повестка да озак көттерми. 1234 ротаның разведка бүлекчәсендә хезмәт иткән, каршы як позицияләренә чыгып иң кирәкле мәгълүмат табу, кайсы урында ни урнашканын белү, аларны картада билгеләү, тиешле, хәрби яктан иң кирәкле мәгълүматны командирларга тапшыру йөкләнгән аларга. Ничәмә тапкыр үлем белән очрашкан егетләр арасында, ни кызганыч, югалтулар да булмый калмый. Әмма йодрыгыңны учка нык итеп кысасың да алга таба хезмәтеңне дәвам итәсең. Башкача ярамый. Бу - көрәш. Исән калган егетләр туганлашып беткән. Хәтта фляжкаларында бер-ике йотым су калган очраклар булса да, шуны иптәшләре белән бүлешкәннәр. Хәрби ныклык, хәрби дуслык яу кырында беленә һәм сынала.
Комментарийлар