Шәһри Казан

Казан шәхси өй һәм гаражлар «блокадасында»

Хөкүмәт йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләрен социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре һәм планнары” темасына киңәшмә булды. Казан шәһәре читләрендә торак йортлар төзелешен, юлларны һәм социаль инфраструктураны үстерүне дә, исәпкә алып башкару зарур. Соңыннан кешеләр уңайсызлыклар кичермәскә тиеш. Татарстан Президенты әнә шул хакта искәртте.

– Без бу мәсьәләне бераз уйлап җиткермәдек, шәһәр чите хаотик рәвештә үсте. Бизнес – ул бик прагматик. Алар төзи, сата һәм аннары – сау бул. Торакларга ничек хезмәт күрсәтеләчәк, социаль инфраструктура кайда? – дип сорау куйды Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты үзалдына куйган сорауга үзе үк аңлатма биргәнчә, шәһәр читен үстерүне планлаштыру белән яңа структура шөгыльләнәчәк. Бу – Пространство үсеше институты. Әлеге институтны оештыру турында карар кабул ителгән инде.

 – Без бу эштә соңга калдык, килешәм, – дип дәвам итте фикерләрен Рөстәм Миңнеханов. – Шушы вакыт эчендә күп ялгышлар ясарга өлгердек. Ялгышлар әле тагын булачак. Бездә 30 мең гектарга якын җир Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш районнарыннан күчерелгән инде. Җир белән проблема юк, ләкин мөнәсәбәтләрне төгәл көйләргә кирәк. Без җир кишәрлекләре өләшергә әзер, тик төзелешләрне шушы Институт билгеләгән нормаларга һәм стандартларга туры китереп башкарырга кирәк булачак.

Казан шәһәре Башкарма комитетында узган киңәшмәләрдә мэр Илсур Метшин да еш телгә ала бу мәсьәләне. Казанның Зур боҗра юлы, Вознесение тракты, Горький шоссесына янәшә юл (Несмелов урамында) төзелешләрендә, Мамадыш трактын киңәйтеп төзегәндә юл эшләре шәхси өйләргә, гаражларга һәм эреле-ваклы корылмаларга барып төртелде. Клыки, Салмачы, Борисково, Тынычлык, Аракчино бистәләрендә торак өйләр һәм корылмалар заманында “хаотик” ягъни кайда туры килсә, шунда төзелгән дә куелган. Балалар саны артканлыктан һәм халык күбәйгәнлектән, бистәләрдә яшәүчеләр мәктәп, ясле һәм медпункт салуны сорый. Аларны төзер өчен ачык кишәрлекләр калдырылмаган. Юл төзелеше, гомумән, четерекле мәсьәлә. Шәһәр хакимияте юл төзелешләре өчен кишәрлекләрне сатып алып, шәхси өйләрне һәм гаражларны күчерергә мәҗбүр. Ә бу эшләр еш кына күз яшьләре аша башкарыла. Аңларга да була, өйне бабасы яки әтисе салган, ул анда уйнап үскән, бакчасында – алмагачлар... Казанның Зур боҗра юлын төзегәндә Борисково бистәсендә әнә шулай күз яшьле бәхәсләр дә чыккалады.

Реклама

Бистәләрдә “шәхси өй төзелешенә” дип кишәрлек алып, икешәр катлы таунхауслар, йортлар төзеп саткан, үз мәнфәгатен генә кайгырткан “прагматик” эшкуарларга да киләчәктә уйлап эшләргә туры киләчәк.

Казан тагын 30 мең гектарга киңәячәген уйласак, Пространство үсеше институтына эш фронты зур һәм җаваплы. Соң булса да, уң булсын, дип яхшыга уйлык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: