“Микулай” – Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрында быелгы премьера булмаса да, җанисәп, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан аның әһәмияте зур. Күрәсең, шуңа да бу юлы да спектакльгә пьесаның авторы Мансур Гыйләҗев, режиссеры Ренат Әюпов та килгән иде.
Микулай – татар театрында сирәгрәк куланыла торган жанр – моноспектакль рәвешендә куелуы белән дә үзенчәлекле.
Бер кеше генә кешегә саналмый!
Әсәрдә югалып барган авылда ялгызы гына яшәүче Микулай язмышы сурәтләнә. Герой: “Исемем дә мин – кулай, җайлы кеше мин”, – дип аңлатырга тырышса да, язмышы җайлы гына булмаган. Әнисе аны карынында 15 ай йөрткән, бала тудырган вакытта вафат булган. Микулайның әтисе дә фаҗигале төстә дөньядан китеп бара – аны үгез сөзә. Ятим егетне гел кире борсалар да, ул үзе теләп Әфган сугышына китә, анда дусларын югалта. Димләгәч, яратмаса да авыл кызы Нәчтүккә өйләнә, тик бәхетләре булмый. Өч баласы бер-бер артлы – кайсы бер атна, бер ай гына яшәп, бакыйлыкка күчә. Бу михнәтләрне күтәрә алмыйча Нәчтүге дә үзенә кул сала.
Ә Микулай яши. Үлеп барган авылны торгызырга хыяллана. Авылда күптән электрны өзсәләр дә, көн дә баганадагы лампаларны карап чыга. “Әлбәттә, бер минем өчен генә ут биреп, юл салып ятмаячаклар! Бер кеше генә кешегә саналмый! Ут биреп, юллар ясасыннар өчен ничә кеше кирәк? Биш, ун, мең? Кешегә кешеләрчә мөнәсәбәт булдыруның берәр норма-кагыйдәсе бармы икән?..” – дип борчыла ул. Әйе, Микулай янында “шуышып” кына йөргән исерек дуслары, карчыклар, бабайлар да күптән юк инде хәзер. Ул аларны үзе табут ясап, хөрмәтләп җирләгән.
Телем корыр дип куркам
Микулайга авылда ялгыз яшәүдән бигрәк, тел бетү куркынычы тынгылык бирми. “Сөйләшергә кеше булмагач, телем корыр, телне югалтсак нишлибез?” – ди ул. Әнә, кинәт сәхнәдә барлыкка килгән көчеккә дә ничек дәшәләр икәнен оныта башлаган. Бөтенләй телсез калмас өчен Микулай агач сыннар булдырган: әти-әнисе, хатыны, сөйгәне, дуслары... Якын дустына әйләнгән эт баласы – Тузикка ул алар белән бәйле хатирәләрне сөйли. Кызганыч, ахырдан көчек, Микулай үзе дә шул агач сыннар рәтенә күчә.
Моноспектакльдә бер генә герой уйный. Кайбер күренешләрне бер төркем егетләрнең чыгышлары, керәшен милли киемнәреннән утырган кызларның җанлы җырлары бизи. Микулай образында Татарстанның атказанган артисты – Олег Фазылҗанов. Аның осталыгына исең китәрлек, барысын да йөрәге аша уздырып, керәшен авылының бетүенә чын-чынлап борчылып, ихлас уйный ул. Сәгать ярым тирәсе тәнәфескә дә туктамыйча бертуктамый сөйләп тору җиңел түгелдер. Актерның бар осталыгы, иҗади мөмкинлекләре ачыла бу спектакльдә. Бер кулында өч кенә бармак белән дә (Олег Фазылҗанов кулындагы ике бармагын өздергән иде) гармунда сыздырды, керәшен фольклоры белән таныштырды. Гомумән, керәшен татарларының барлык гореф-гадәләре: милли киемнәре, йолалары, жаргон сүзләре – барысы да чагыла әсәрдә.
Әсәрнең башыннан ахырына кадәр Микулай яңгыр көтә. Ул аны Ходайдан “җалварып” та сорый, яңгыр чакыра торган “чук-чук” уенын да уйнап карый. Бу яңгыр авылда корыган күлне дә сулы итәр иде. Яңгыры гына яварга ашыкмый.
Әсәрнең декорациясенә, махсус эффектларга зур игътибар бирелгән: сәхнәдә чын “яңгыр яву”, яшен яшьнәү, җил, су коену, сугыш күренешләре – барысы да үзенчәлекле.
Ниһаять, әсәр ахырында яңгыр ява. Чынлап та ява – сәхнәдә түшәмнән су агызалар. Микулай исә соңгы миссиясен үтәгәндәй, яңгыр тамчыларын ишетеп сөенә дә, күзләрен мәңгегә йома. Шул вакыт Пол Маккартни белән Джон Леннонның «Yesterday» (“Кичә”) җыры яңгырый, телевизор эшләп китә, димәк, авылга ут биргәннәр. Күрәсең, Микулай яңгыр гына түгел, авылга кешеләр дә чакырган, авылның киләчәге бар.
Микулай кебекләр шактый. Үзебезнең дә кайберләре белән күрешеп, бер кешелек авыллар турында язганыбыз булды. Кызганыч, һәйкәл куелган, юкка чыккан салалар да очрый. Авылларыбызда агач сыннар гына яшәп калмасын иде. Авыл яшәсә, милләтебезнең дә киләчәге өметле булыр.
________________________________________________________
Сүзен сүзгә
Мансур Гыйләҗев, язучы, драматург:
– Бабаларыбыз, әтиебез керәшен авылларында яшәгән. Абыем белән минем дә балачагым Зәй районында керәшен татарлары белән узды. Абыемның җан дусты, әсәрдәге герой прототибы күршебездә яшәүче Микулай иде. Минем дустым – Иван. Бергә су коенырга, балык тотарга йөрдек, тауларга менә идек. Әти – Аяз Гыйләҗев керәшеннәрне бик хөрмәт итә, аларның бердәмлегенә соклана иде. Мәдәни, милли традицияләр сакланган авылларның югала баруы иҗатымда мәңгелек тема. Бичурадан башлап бу мәсьәлә гел күңелемдә. Хәзер бу проблема тагын да актуальләште. Керәшеннәр, татарлар бер халык. Аларны аерырга, чит күрергә ярамый. Диннәребез төрле булса да, телебез бер. Мишәрләр, себер татарлары, башка этник төркемнәр бар, бүлгәләнсәк, бөтенләй югалырга мөмкин. Безне берләштерә торган тел, тарихыбыз, киләчәгебез бар.
Искәндәр Гыйләҗев, тарихчы, галим:
– Әсәрдә ике проблема күтәрелә. Авыл югалу һәм тел бетү проблемасы. Авылны саклау рецепты – яшәр өчен шартлар, эш булырга тиеш. Тел саклау – идеолистик мәсьәлә. Һәр кешенең үзеннән тора, дәүләт бу мәсьәләдә үз ярдәмен, игътибарын күрсәтә ала, кеше хәтер, әби-бабайлар алдында җаваплылыгын сизсә, ул вакытта тел сакланыр, дип уйлыйм.
Илдар Сәяхов, Казан шәһәренең 180нче күп профильле полилингваль гимназия директоры:
– Бер генә кеше спектальдә ничек уйнар икән дип гаҗәпләнгән идем башта. Яңа кызыклы форматта тәкъдим ителгән жанр отышлы. Идеяне югалтмыйча, игътибарны читкә юнәлмичә төп герой эзеннән карап утырдык. Барыбыз да сәнгать белән тәрбияләндек. Ә бу сәнгатьнең төп миссиясе. Бу хакта галимнәр дә әйткән: адәм баласы сәнгатьтә тәрбияләнә. Бер кеше язмышы үрнәгендә күпме гомумкешелек кыйммәтләре, тормышта бүген дефицит булган кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, адәмнең табигать баласы булуының чын асылы, кешелеклелек мөнәсәбәтләре турында тамаша кылдык. Бу әсәрне тудыручыларга, режиссерга, авторга, артистларга, төп герой Олег Фазылҗановка зур рәхмәт.
Фотолар: https://karievteatr.ru/mikulai
Комментарийлар