16+

Күңел ачу аяныч тәмамланган: 18 яшьлек егет суга батып үлгән

"Ривьера" күңел ачу комплексы янындагы елгада бер егетнең батып үлүе турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәлак булучының иптәше хәбәр иткән.

Күңел ачу аяныч тәмамланган: 18 яшьлек егет суга батып үлгән

"Ривьера" күңел ачу комплексы янындагы елгада бер егетнең батып үлүе турында Бердәм диспетчерлык хезмәтенә һәлак булучының иптәше хәбәр иткән.

Фаҗига урынына коткаручылар, полиция, медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Суга батучының иптәшләре сөйләвенчә, 22 май көнне кичен алар компания белән елга буендагы пляжда ял иткәннәр. Мәктәптәге чыгарылыш кичәсен билгеләп үткәннәр. Ниндидер мизгелдә 18 яшьлек егет "Казанка" елгасын йөзеп чыгачакмын дип суга сикерә. Күпмедер вакыт йөзгәннән соң ул су астына китә.

Фаҗига чыккан урынга эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре чакыртыла. Егетнең гәүдәсе 23 май көнне көндезге сәгать унбер тирәсендә ярдан 300 метр ераклыкта 5 метр тирәнлектә табылган.

Рәсми коену сезоны әле ачылмаган. Шуңа да шәһәр сулыкларында йөзәргә ярамый. Үзегез су коенмагыз һәм балаларга да моны рөхсәт итмәгез. Елгаларның төбе тикшерелмәгән һәм чистартылмаган, пляжларның территорияләре җиһазландырылмаган. Салкын суның (ул җылынырга өлгермәгән әле) җитди куркыныч тудыруын онытмагыз. Балаларга шуны аңлатыгыз: әгәр алар кемнеңдер суда ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәләр, шунда ук "112" номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading