10нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанның кооператив техникумына укырга керә. Аннан кайткач, авыл кибетендә эшли, яшь көе кияүгә чыга. Ашыкканын-ялгышканын бик тиз аңлый да бит... Кызы Эльмира туа. Бәлки тормышлары җайланыр дип, Төрекмәнстандагы хәрби хезмәттәге Хаҗип абыйсы үз янына чакыра. Барып заводка эшкә урнашуга, бүлмә бирәләр. Өч айдан өч бүлмәлегә күчәләр. Икешәр смена эшлиләр, акча да керә, тик аралар гына катмарлы. Ул да түгел, 50-60 градус эсселектә кызлары авырый башлый. Гөлсирә апасы килеп, баланы авылга алып кайтып китә. Әлфирә өчен инде тормышның яме калмый, баласын сагына. Ахырдан Казанга кайталар. Улы Илсур туа, ә яшәүләренең барыбер рәте булмый. Аерылышалар. Ишегалды себерүче булып эшкә урнаша. Тәкъдир. Өч елдан фатирлы була Әлфирә. Үзләре янындагы тегү фабрикасына эшкә урнашкач та, тырышлыгын тиз күрәләр. Бусы инде планыңны үтәү генә түгел, ә бригадаң өчен, теккән әйберләрнең сыйфаты өчен җавап бирү. Үз эшенең остасына әйләнә ул монда. Ә «Оргсинтез» кебек олы оешмага барып кергәч, тагын да кирәклерәк һөнәр - штукатур-маляр эшен үзләштерә. Бу вакытта инде Әлфирә Анатолийга кияүгә чыккан була. «Биш балаң булса, биш балаң белән дә алам», - дигән ул. Бу никахтан кызлары Эльза туа. (Хәзер инде олы кызы медицина көллиятен тәмамлап, шәфкать туташы, Илсуры исә КАИда укый.) Ул тугач, җир алып бакча ясыйлар һәм үз куллары белән ике катлы өй төзеп яши башлыйлар. Әлфирәнең кулыннан килмәгәне юк. Ремонт дисеңме, беседка, бассейн кирәкме - үзе дизайнер, үзе төзүче. Тик борчу-хәсрәтләр дә янда гына шул. Авылга кайтуларының берсендә, мунчадан чыгуга, Әлфирә аңын җуеп егыла. Шунда искиткеч яктылыкка баруын тойган ул. Бөтен дөнья яктылыкта, имеш. Йөзләре ак кардай, йөрәк тибеше дә сизелми, ди. Анатолий елый-елый өйгә күтәреп кертеп салган хатынын. Күпме вакыт узгандыр, аңына килсә, бите буйлап чишмәдәй тир ага. Менә шунда башына көе белән бергә шигъри юллар килә:
«Балам бәгърем!
Яшьләр ага мөлдер-мөлдер,
Берничек тә булмый туктатып...»
- Күк капусы ачылгандай хис иттем, башка берни белән аңлата да алмыйм, белмим дә, бәлки мәрткә китү булгандыр, - дип сөйли Әлфирә ул вакыйга турында. - Ни булса да, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте! Шуннан соң мин Коръән сүрәләренә тагын да ныграк ябыштым, - ди ул.
Уй-хыялларың, өметләрең гел яхшылыкта булса да, язмыш юлыңда упкыннар да әзерләп куя икән шул. Алдан ук ниятләп, авылларына корбан чалырга кайталар. «Җиде кыз чишмәсе» дигән бик матур урында әби-апалар җыелып, мул табынлы Коръән мәҗлесе оештыралар. «Олы бурычны үтәдек, Аллага шөкер», - дип шатланышып кайтып килгәндә, «җенле җир» борылмасында машина чокырга барып төшә. Шөкер, башкаларга берни булмый, тик Әлфирә кымшана да, дәшә дә алмый. Алексеевск хастаханәсенә илтеп салалар. Биш көннән Казанга. Республика клиник хастаханәсендә томография ясап, умыртка баганасы сынганлыгын ачыклыйлар. Ике ел дигәндә, аякка баса тагын. Эшеннән кайта да шигырьләре тулы дәфтәрен, җырларын күтәреп, җырчылар янына китә. Миңгол Галиев белән шулай дуслаша.
Комментарийлар