16+

Шигырьләр композиторның йөрәге аша уздырып сайлана

Хәзерге эстрадада сыйфатлы җыр – сирәк күренеш. Сүзләре чын шигырьнеке булганнар, ә көе күңелне айкарлыклар бармак белән генә санарлык бит.

Шигырьләр композиторның йөрәге аша уздырып сайлана

Хәзерге эстрадада сыйфатлы җыр – сирәк күренеш. Сүзләре чын шигырьнеке булганнар, ә көе күңелне айкарлыклар бармак белән генә санарлык бит.

Шуңа халыкның югары кимәлдәге җырларга сусавы аңлашыла. Бүген көй “сыгучылар” күп, әмма композитор дип аталырлыклары юк дәрәҗәсендә. Музыка иҗат итүчеләр арасыннан Эльмир Низамовны аерып аласы килә. Тарихта аның эзләре калыр, ә күп кенә әсәрләре классикага әверелеп, буыннан буынга тапшырылыр кебек тоела.

20 августта Эльмир Низамовның иҗади кичәсе Татарстан Милли музееның җәйге сәхнәсендә “Һава” проекты кысаларында үткәрелде.
Халыкның сыйфатлы җырларга сусавын шушы кичәдә аеруча нык тойдым: таныш җырларны зур куаныч белән кабул иттеләр, кушылып җырладылар, еладылар. Барлык җырларның сүзләре – танылган шагыйрьләрнең шигырьләре. Шигырьләр композиторның йөрәге аша уздырып сайланганлыктан, аларда мәгънә дә, хис тә, гаҗәеп чагыштырулар да бар.

Эльмир Низамов дулкынлануын, шатлыгын яшермәде. “Бүген миңа көч биреп торырга, куанычымны уртаклашырга күп дусларым килде”, – дип рәхмәтләрен җиткерде ул. Концерт барышында байтак премьералар да тәкъдим ителде. Шуларның берсе Гөлүсә Батталова сүзләренә иҗат ителгән “Мин җырымда калам” җыры булды. Композитор әлеге җыр аның өчен аеруча кадерле булуын ассызыклады.

Эльмир Низамовны бу кичтә шигырь сүзләреннән дә елый алырлык нечкә күңелле кеше буларак та ачтым. Шуңадырмы, тамашачылар да ихлас, хисле иде. Әйтерсең лә, көндәлек тормышта йөрәкләргә эленеп куела торган пәрдәләр күз яшьләре, музыка белән юып төшерелгән.
Эльмир көйләрне унбер яшендә иҗат итә башлаган, татар җырын 20 яшендә беренче тапкыр язган. “Аңа кадәр музыка тудыра алам дип уйламадым да. Бервакыт кирәк булган өчен генә көй язарга туры килде. Шуннан соң моны булдыра алганымны аңладым”, – дип көлә ул.

“Музыканы күбрәк спектакльләр өчен язам. Шундыйларның берсен шагыйрә Йолдыз Миңнуллина бер атна буе тыңлап йөргән. Аннары аңа сүзләр язып бирде. Шулай итеп, җыр барлыкка килде”, – дип бер җырның туу тарихы белән таныштырды Эльмир Низамов.
Хәзерге вакытта сәхнәләрдә сирәк күренүче Мубайның чыгыш ясавы да тамашачылар өчен тансык, кадерле иде. Аның җырлавын башка беркемнекенә дә охшатып булмый.

“Көмеш тавыш” титулы иясе Эльмира Кәлимуллина һәрбер җырда “яшәде”. Бу кичтә ул күз яшьләрен тыеп кала алмады һәм шушы концертның аның өчен зур мәгънәгә ия булуын, күңелендә аерым урын алып торуын әйтте.
Тамашачылар Эльмир Низамовны һәм башка чыгыш ясаучыларны алкышларга, чәчәкләргә күмде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading