16+

Ләбиб Лерон: «Тукай бүләге ул лотерея кебек»

“Сәлам, конечно!” – Ләбиб Леронның визит карточкаларыннан берсе. Очрашкач, шул сүзләрне ишетү белән, каршысында торучыларның күңелен әнә шулай күрә ул.

Ләбиб Лерон: «Тукай бүләге ул лотерея кебек»

“Сәлам, конечно!” – Ләбиб Леронның визит карточкаларыннан берсе. Очрашкач, шул сүзләрне ишетү белән, каршысында торучыларның күңелен әнә шулай күрә ул.

Танылган балалар язучысы, драматург, юмор остасы, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон быел Тукай бүләген дәгъва итүчеләр исемлегендә.

– Ләбиб, Тукай бүләге быел үзеңә насыйп булыр дип уйлыйсыңмы? Язучыда шактый бүрткән изге тамырың ничегрәк сизә?
 – Өметсез шайтан гына. Тукай бүләге ул лотерея кебек. Бәхет эше. Быел да анда бик лаеклы иҗатчылар: язучылар рәссамнар, архитектор-артистлар тәкъдим ителгән. Аларны түбәнсетеп, үземне өскәрәк куярга теләмим. Булмый калган очракта да йөрәккә авыр алып “ах-ух!» килеп йөри торган вакытлар үткән инде. Баш исән булсын. Ә ул төрлесен күрде. 2015 елда премиягә шушы көннәрдә 85 еллык гомер бәйрәмен уздыручы Клара апа Булатова лаек булган иде. Бик шатландым. Ул чакта аңа бирмичә, миңа бирсәләр, оялыр идем...

– Чыннан да, быелгы намзәтләр дә шактый саллы. Әдәбията үз сүзен әйткән, аны халыкка җиткергән әдипләр. Алар белән көрәшкә чыккансың бит?
- Юк, әдәбият ул көрәш мәйданы була алмый. Кулда каләм генә бит, корал түгел. Һәр елны шулай саллы әдипләребез булачак намзәтләр арасында. Чөнки Кол Галиләрдән килгән әдәбиятыбыз бүген дә талантлы авторларга да, әсәрләргә дә бик бай. “Ятып калганчы, атып калыйм”, – дип, быел балалар әдәбияты секциясе аша (мин аңа гомер буе хезмәт иттем) идарәдә куелырга булдым. “2015 елда пьесалар, юмор-сатира китапларым белән бергә, бер балалар китабым да куелган иде. Быел “Кояшны кочкан малай”, Җил көймәсе”, “Әкиятче малай” китапларымны тәкъдим иттем. Өчесе дә балалар өчен, аларга атап язылган.

– Тукай премиясен күпләр язучыларны дошманлаштыра торган бер әйбер, ди...
– Алай дип санамыйм. Киресенчә, язучыга иҗат итәр өчен стимул бирә, дип уйлыйм. Бирелмәгән очракта, тагын да тырышыбрак эшләргә туры килә инде. Бирелсә – лаеклы булуыңны исбатларга. Тик бер нәрсәне әйтәм: лаеклыларга хөрмәт вакытында күрсәтелсен иде. Нинди талантлы шәхесебез Мөхәммәт абый Мәһдиевка Тукай премиясен бирмичә, шактый озак тилмерттеләр. Премия алгач, котлаганда күзләремә моңсу гына карап: “И, Ләбиб, миңа аның хәзер кызыгы юк инде. Алданрак биргән булсалар...” – дип куйды. Чынлап та, соңармыйча, үз вакытында алган булса, әдип кенә түгел, әдәбиятыбыз да күпкә отар иде. Ә бит лаек булып та, Тукай премиясен алмыйча бакыйлыкка китеп барган каләмдәшләр никадәр! Без дә өлкәнәеп барабыз. Быел алтмышны тутырырга исәп, Алла боерса!

– Язучылык стажы сабый чактан беренче кулына каләм алып, язганы матбугатта басыла башлаганнан санала. Синең күпме гомерең каләм тотып уза инде?
– Башлангыч сыйныфта укыганда урманнан бал белән сыйланырга килгән аю турында такмаза-шигырь язган идем. Апа-абыйлар аны бик ошатып: “Вәт, булдыргансың!” – дип үсендерде. Иҗатыма беренче канат куючылар алар булды. Алай бик мактап торгач, әйтер сүзләрем күбәеп, тагын-тагын яздым. Аларны ул чорның балалар матбугаты “Яшь ленинчы”, Ялкын”га җибәрдем. Китапханәнең даими укучысына әйләндем. Ә инде гомеремдә беренче тапкыр чын тере шагыйрь күргәч – мәктәпкә очрашуга Роберт Миңнуллин килгән иде – язу җене тәмам кагылды. Каләмне гомерлек һөнәрем итәргә теләп, Казан дәүләт университететының журналистика факультетына укырга кердем. Кайда гына эшләсәм дә, туганнарымның шушы беренче бәясен беркайчан да онытмадым. Үзем дә яшь иҗатчыларга гел хәерһахлы булырга тырыштым. Иҗат канатларын бер зәгыйфьләндерсәң, алар тиз генә төзәлми. Яралы канатлар биеккә дә, еракка да оча алмый. Иҗатчының чишмә башында гадел, акыллы, хак бәя бирүче кеше янәшәдә булу кирәк, хәзер бик күп яшьләр өчен үзем шундый остаз-киңәшче булырга тырышам.

- Ләбиб, шактый еллар Татарстан Язучылар берлегендә балалар әдәбияты секциясен җитәкләдең. Татар балалар әдәбиятының бүгенге хәл-әхвәле борчыймы? Бу өлкәдә яшьләр бөтенләй юк, диярлек.
– Бик борчый шул. Әдәбиятыбызга килүчеләр булгалап торса да, араларында шактый талантлылар очраштыргаласа да, балалар әдәбиятына, хезмәт итәргә теләүчеләр бик күренми. Сәбәбен аңлап та җиткереп булмый. Балаларның тизрәк үсәсе килә, өлкәннәр колагына тизрәк үз сүзләрен әйтергә омтылалар. Сабый чактан җәяүләп яланаяк качалар. Озаграк торып калсалар, әйбәт буласы да кана. Шулай да соңгы вакытта, бераз өмет уятып, Рөстәм Галиуллин, Алинә Бикмуллина кебекләр күренгәли башлады. Гомумән, татар балалар әдбиятына бар дөнья танырлык, бөтен җирдә кызыксынып укырлык Гарри Поттер кебек заман геройлары җитми. Бәлки, ниндидер грантлар хисабына берәр конкурс уздырып булса да, Шәвәли шикелле геройларны тудырырга кирәктер.
Хәзерге вакытта балалар әдәбияты секциясен Вакыйф Нуриев җитәкли. Бер генә нәрсәне киңәш итеп әйтә алам аңа: балалар өчен язучыларны мөмкин кадәр мәктәпләргә якынайтырга иде. Юк, бу очрашулар санын арттыру дигән сүз генә түгел. Язучылар мәктәпләрдә 1-2 сәгать булса да дәрес бирсен, иҗади түгәрәкләр оештырсын. Элек мондый матур мисалларның сөендерерлек нәтиҗәләре булган бит. Әйтик, Рәдиф Гаташ укыткан мәктәптән Зөлфәт, Наис Гамбәрләр әдәбиятка килгән.

– Беләбез, тормыш, язмыш сине шактый сынаган. Бүгенге тормышта иң зур шатлыгың нәрсә?
– Оныкларым. Алар өчәү: Фәридә, Нурихан, Сәйдә туган телебезне камил белә. Үзеңнең татарча белүең, балаларыңның туган телдә сөйләшүе – бер нәрсә. Монысына артык гаҗәпләнерлек түгел. Ә менә балаңның балдан татлы баласының: “Дәү әти!” – дип килеп сарылып, үз туган телебездә эндәшүе – монысы йөрәккә сары май булып ята инде. Бөтен сырхау-сызлануларга иң яхшы дәва шул.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading