16+

"Әни, алгы сызыкка керәбез, мине догаларыңнан калдырма", диде

22 гыйнвар көнне Сарман районы Юлтимер авылында Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Камалов Ленар Касыйм улы белән хушлаштылар.

"Әни, алгы сызыкка керәбез, мине догаларыңнан калдырма", диде

22 гыйнвар көнне Сарман районы Юлтимер авылында Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Камалов Ленар Касыйм улы белән хушлаштылар.

— Шәһит буларак китте ул, урыны оҗмахта булсын, - дип сүзен башлады уртанчы улын югалткан Рузалия апа Камалова.

Ленар – тумышы белән Чаллы шәһәреннән. Әти-әнисе Чаллы шәһәрендә табышып кавышканнар.

– Сабый чагыннан ук бик тере булды. Җитез булды. Абыйсы Илнур белән яшь аралары 8 ел, Ленар 1985 елгы. Бик дус булып үстеләр. Шуклыгы аркасында Ленарга шелтәләр дә булды инде. Һәрчак юктан гына шаян сүз табып, көлдерә белә иде. Җиденче сыйныфка улым Чаллының “Калкан" полиция кадет мәктәбе”нә укырга керде. Үз теләге белән, беркем дә аңа юнәлеш тә бирмәде. Кечкенәдән дөреслек, гаделлек дип яшәде. Яшьтәшләре арасында берәр көчсезрәген рәнҗетсәләр, шунда ук аны яклап чыга иде. Унынчы сыйныфта укыган чагы булгандыр, бер егетнең курткасын алып калганнар, ул теге хулиган егетләрне табып, шул куртканы алып кайткан. Зирәк, тәвәккәл булды. Нинди генә авыр хәл булмасын шуннан чыгу юлын таба иде. Саратовта юридик институт барлыгын белгәч, көн дими, төн дими имтиханнарга әзерләнде. Үзем алып бардым аны анда, беркайчан да теләгенә каршы килмәдек. Бернинди ярдәмсез, кешесез укырга керде ул. Присяга кабул итү вакытына гына бардык без. Уку йортын тәмамлаганда аның ике белгечлеге бар иде, юрист һәм эксперт-криминалист, - дип искә ала Рузалия апа. 

Туган шәһәрендә полиция бүлегендә криминалист булып эшли башлый Ленар. Кечкенәдән үк гаделлек өчен янып йөргән егеткә хокук саклау системасында эшләве җиңелләрдән булмый. Җитәкчелек белән уртак тел тапмаганга, яраткан эшен калдырырга мәҗбүр була ул. Шуннан соң төрле эшләрдә эшли, һаман эзләнүдә була Ленар.

– Махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән китүчеләр сафына язылды, 7 октябрьдә китәргә тиеш иде. Шәхси тормышы да барып чыкмады, хатыны белән юллары аерылды. 10 яшьлек кызлары бар. Озак кына сөйләшеп утырдык. Хәрби әзерлеге булганга, аларны өйрәтеп тә тормадылар. Екатеринбургка киттеләр, аның белән бергә Сарманнан 5 ир үз теләге белән китте. Биредә киемнәр биргәннәр дә, Ростов на Дону шәһәренә китергәннәр. Аннан соң Херсон юнәлешенә күчергәннәр. Улымны танк дивизиясенең бүлекчә командиры итеп билгеләгәннәр, 10 кеше өчен җаваплы булган ул, - ди Рузалия апа горурлык һәм соклану белән. 

Яу кырына китәргә җыенган ир тормыш кыйммәтләре, әнисе, кызы хакында күп уйлангандыр, күрәсең. Шалтыраткан саен да әнисенә "Үзеңне сакла, мине догаларыңнан калдырма", дигән Ленар. Авырлыкларны күргән, үлем белән яшәү чигендә хәвеф-югалтуны яхшырак тойган саен, аның яшәргә омтылышы көчәя генә бара. “Еллар буе пыскып яшәгәнче, бер көн дөрләп януың артык” дип саный Ленар.

– 2 декабрь көнне Ленар белән кыска вакыт аралыгында сөйләшеп алдык. "Әни, алгы сызыкка керәбез, элемтәдә булмаячакмын", диде. 12 есе көнне бер иптәше Ленарның дустына шалтыраткан һәм улымның һәлак булуы турында хәбәр иткән. Безгә берни әйтүче булмагач, исәндер дип уйладым, өмет бар иде. Дөрес түгел, ышанма, диделәр. Көн дә шалтырату көттем улымнан. Хәбәр булмагач, үзем шалтыраттым – “недоступен”, - бу урында Рузалия апа тынып кала.

Улының җәсәден яу кырыннан алып чыгуларын 40 көн көтә ана кеше. Ә бермәлне шомлы төш күрә ул. Имештер, күптән мәрхүм әти-әнисе бакчада бәрәңге буразнасы сызып йөри, алар янында Ленар да бар. Шуннан барысын да аңлый Рузалия апа, мәрхүмнәр юкка гына төшкә керми.

Хәер, үзенең һәлак булуы турында белгертеп якыннары төшенә еш керә егет, җирләнгәнчегә кадәр...Җаны тыныч булмаган, күрәсең.

Гомере дәверендә хокук саклау өлкәсендә эшләгән, соңгы сулышына чаклы биргән антына тугры калган Ленар Камаловны әнисенең туган авылы Сарман районы Юлтимер авылы зиратында 22 декабрьдә җирләгәннәр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading