16+

«Мәхәббәтнең канат җиле» кагылгач... Ләбиб Лерон үзенең яңа китабын тәкъдим итте

15 июнь көнне әдәби кафега җыелганнар язучы, шагыйрь, прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе һәм әйбәт кеше Ләбиб Леронның уңышларының сере белән танышты.

«Мәхәббәтнең канат җиле» кагылгач... Ләбиб Лерон үзенең яңа китабын тәкъдим итте

15 июнь көнне әдәби кафега җыелганнар язучы, шагыйрь, прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе һәм әйбәт кеше Ләбиб Леронның уңышларының сере белән танышты.

Аның сере мәхәббәттә икән бит! Ләбиб тормышны, яшәүне яратканга шундый күпкырлы талантлы әдип булган икән ич! Хәер, бирегә җыелганнарның бик күбесе өчен бу яңалык түгел инде. Чөнки ул көнне Ләбиб Леронның Татарстан китап нәшриятында бастырылган “Мәхәббәтнең канат җиле” дигән яңа китабын тәкъдим итәргә килүчеләр арасында аны яхшы белүче дуслары - каләмдәшләре иде.

“Әгәр дә кешенең кем икәнлеген беләсең килсә,  дусларын барла, аларга кара”, - диләрме әле? Ул чагында Ләбиб  егетләрнең егете, татарның асыл улы. Әгәр алай булмаса аны яңа китабы, яңа уңышы белән тәбрикләргә бүген әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән, тартып баручы аксакаллары-  Тукай бүләге ияләре, Халык шагыйрь язучылары килмәс иде. Килү генә түгел, һәрберсенең Ләбибкә сүзе, теләге, фатихасы бар. Рабит Батулла, Тәлгать  Галиуллин, Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Алмаз Хәмзин - барысы да  Ләбибнең  үзенә дә,  яңа китабына да уңышлар теләделәр.

Бик җанлы әдәби бәйрәм булды ул. Озакка сузылса да, ялыктырмады. Чыгыш ясаучылыр барысы да Ләбибне яхшы беләүчеләр. Алар аның төрле яклы талант булуына соклануларын, кызыгуларын да яшермәде. Гәрәй Рәхим чыгышы истә калырлык булды.  Ул 1992 елда “Татар поэзиясе антологиясе” тезегән Һәм бу кирпеч калынлык китап Кол Гали иҗаты белән башланып, Ләбиб Лерон шигърияте белән тәмамланган. Моның үзендә үк ниндидер фал бар.
— Әлеге китап моннан ун ел элек дөнья күрергә тиш иде инде, - диде бәхетле автор. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында чыкмый калды. Дөресрәге,  башта аның русчасы дөнья күрде. Аны талантлы тәрҗемәче Галина Булатова рус телендә сөйләштерде.
Инде менә монысы да укучы кулына барып ирешергә, аның күңелен яуларга әзер. Җыентыкка төрле елларда язылган шигырьләре кергән. Өр-яңалары, хәтта узган ел декабрь аенда гына язылганнары да урын алганнар.

16 июнь - Ләбиб Лерон өчен икеләтә бәйрәм. Моннан озак еллар элек ул беренче тапкыр әти булган - кызы Айсылу туган. Бүгенге кичәне дә туган телебездә Айсылу алып барды, Ләбиб янында оныклары Нурихан белән Фәридә мәш килде. Бәхетнең үзе шул бит инде. Моннан да зуррак була алмыйдыр ул бәхет дигәннәре. Ә бу бәхеткә шул серле, тылсымлы мәхәббәтнең канат җиле кагылганнар, илһамлы-иманлы җаннар гына лаек икәненә тагын бер тапкыр күреп инандык бүген.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading