16+

Мошенниклар кармак сала: "По какому праву вы прерываете связь со следователем!"

Бәхетемә, янымда әнием бар иде: "трубканы куй, тиз бул!" дип мине айнытты. Трубканы куйдым. Ләкин шунда ук икенче номер шалтырата, тагын теге наглый хатын: – По какому праву вы прерываете связь со следователем! Ниһаять мин, аңыма килеп, моңа кирәкле сорау бирдем...

Мошенниклар кармак сала: "По какому праву вы прерываете связь со следователем!"

Бәхетемә, янымда әнием бар иде: "трубканы куй, тиз бул!" дип мине айнытты. Трубканы куйдым. Ләкин шунда ук икенче номер шалтырата, тагын теге наглый хатын: – По какому праву вы прерываете связь со следователем! Ниһаять мин, аңыма килеп, моңа кирәкле сорау бирдем...

"Полиция хезмәткәрләренә" 2 миллион 800 мең сум акча күчергән
Бу атнада Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, мошенниклар Мамадышта яшәүче берничә кешене алдаган.

1969 елгы ир мошенниклар кармагына килеп эләгә. Аңа үзен полиция хезмәткәрләре дип таныштырган кеше  шалтырата. Янәсе, аның исеменә кемдер кредит алырга тели, шуңа күрә исәп-хисап мәгълүматларын тапшырырга һәм акчаны башка счетка күчерергә кирәк, дип ышандыра. Алдарның сүзенә тәмам ышанган ир-ат чит кеше хисабына 3 млн сумга якын акчасын күчерә. Хәзер әлеге алдау факты буенча җинаять эше кузгатылган. 

Мондый төр мошенниклык турында Вконтакте социаль челтәрендә Бәхетле Керпе | Алия Садриева аккаунтын алып баручы Алия Садриева да язган. 

«Банк мошенниклары шалтыратып, кешеләрнең акчаларын ялган юл белән алуны күптән белә идем. Ә менә бүген көтелмәгән яңа алдау ысулына юлыктым. Имеш, следователь элемтәгә чыга.

Белмәгән Мәскәү номеры шалтырата. Тагын банк кредит тәкъдим итәдер дигән уй белән трубка алам, янәсе, тиз генә кире борып атам боларны. Трубканың теге башында – әрсез хатын тавышы:
– Садриева Алия сезме? Шундый адрес буенча торасызмы?
Минем төгәл исем-фамилиямне, адресымны әйткәч, каушап калдым. Алда шундый диалог булды (рус телендә):
– Сез кем?..
– Кем икәнемне әйттем инде! Февраль башында сезгә судка повестка җибәрдек, ник килмәдегез?
– Мин бернинди повестка алмадым...
– Минем каршымда сез кул куеп алган кәгазь ята! Сез алмасагыз, кем алды? Кемнең белән торасыз? Кемдер сезнең өчен кул куеп алган. Сезнең адрес буенча тагын кем яши?

Сорау яудыра да, сорау яудыра бу следователь хатын. Миңа җавап бирү түгел, хәттә уйларга да вакыт бирми! Мин аптырап, куркып тыңлап утырам... Әллә нинди гипноз хәлендә мени: кем соң бу хатын дип уйлыйсы урынга, мин "кем минем исемнән повестканы кул куеп алды икән" дип баш ватам... Менә шулай кеше башын бутап, минем уйларымны икенчегә борып куйды теге хатын.

Бәхетемә, янымда әнием бар иде: "трубканы куй, тиз бул!" дип мине айнытты. Трубканы куйдым. Ләкин шунда ук икенче номер шалтырата, тагын теге наглый хатын:
– По какому праву вы прерываете связь со следователем!
Ниһаять мин, аңыма килеп, моңа кирәкле сорау бирдем:
– Кто вы вообще такая?
– Я вам уже говорила! Берите ручку и бумагу, сейчас будете записывать! Когда принесете ручку-бумагу, сообщите мне........

Бу хатынның тупас дорфа сүзләрен бүтән тыңлап тормадым, трубканы куйдым. Абау, ни булды соң бу? Интернеттан ачып карасам, андый "следователь-повестка" исемле ялганлау схемасы бар икән чыннан да...

Әйтегез әле, дусларым, әгәр дә сөйләшүне дәвам иткән булсам, ахыры ничек бетәр иде икән? Сезнең мондый мошенниклар белән очрашкан бармы? Гомүмән, тагын ялганчыларның нинди схемаларын беләсез? Әйдәгез, бер-беребезне кисәтеп, киләчәктә бәлаләрдән коткарыйк әле!», дип язган ул. 

Ниндидер күңелсез хәлгә тарыгансыз икән, 02 телефонына шалтыратып, полиция бүлекчәсенә хәбәр итүегез сорала. Шулай ук кәрәзле телефон аша 102 номеры буенча түләүсез шалтырату да мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгә Мәскәүдән, ә миңа Санкт - Петербургтан))))) Шундый ук диалог, повесткага килмисез диеп әйтте. Питер кайда да, Уфа кайда....Хәзер самолетымны чакырам да килеп җитәм дидем, и ерак җиргә җибәрдем, элемтәне өздем. Икенче номердан шалтырата башладылар. Кара списокка тыгып куйдым. Шунда гына торсыннар әле)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мина постоянно следователь из прокаратуры дип звонить итэлэр , мин 3 буквага жибэрэм дэ пусть сам прокурор звонит диям дэ куям трубканы

      Мөһим

      loading