16+

Музейда мода күрсәттеләр

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Туп утары»на һәркемне үз сукмагы илтә. Кемнедер биредәге экспонатлар җәлеп итсә, кемдер спектакль карарга килә, кемнедер күргәзмә дәшә. Музей залы Kremlin fashion show дагы кебек мода подиумына әйләнгәндә дә ул үз тамашачысын тапты. Шул рәвешле, моннан 200 еллар элек кою остаханәсе буларак төзелгән бинаның ишекләре ябылып тормый....

Музейда мода күрсәттеләр

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Туп утары»на һәркемне үз сукмагы илтә. Кемнедер биредәге экспонатлар җәлеп итсә, кемдер спектакль карарга килә, кемнедер күргәзмә дәшә. Музей залы Kremlin fashion show дагы кебек мода подиумына әйләнгәндә дә ул үз тамашачысын тапты. Шул рәвешле, моннан 200 еллар элек кою остаханәсе буларак төзелгән бинаның ишекләре ябылып тормый....

Оештыручылар ике көймәнең койрыгын бер юлы тотты ул көнне. Чөнки залда зәвыклы, заманча кием-салым үрнәкләрен күзәтүче яшьләр генә түгел, ә подиумда күрсәтелгән яңа модельләрне производствога кертергә әзер булган җитештерүчеләр дә чакырулы иде. Оештыручылар яшь дизайнерларның милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклаган хәлдә нәкъ менә производствога юл ачуына исәп тоткан да. Казан, Кострома, Самара, Түбән Камадан моңа кадәр дә Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуларга өлгергән 11 дизайнерның (18дән 30 яшькәчә) барлыгы 76 эше чыкты подиумга. Тупланмаларның исемнәреннән үк нидер гөманларга була иде: «Русча хисләр» (Любовь Храмова), «Табигать яме» (Миләүшә Таҗетдинова), «Париж урамнары» (Алена Архипова), «Бояр әкияте» (Кристина Рогова), «Җылы» (Анна Сабурова, Казан), «Агулы» (Мария Разумова, Кострома), «Башкала рандевусы» (Елена Бажгина, Түбән Кама), «Шәрык җиле» (Ксения Джибилова, Самара). Иҗади тандем - «SETA» һәм «Viktoria Torri» да инде казанлылар өчен ят исемнәр түгел.

Әлеге чараның кураторы Оксана Мостафина үзе дә булачак дизайнер. Ул - Казан химия-технология институтының III курс студенты. Тамашачы аның этник стильдә Татарстанга багышлап эшләгән тупланмасын биредә декабрь аенда Кырым татарлары мирасы күргәзмәсе ачылышы вакытында күргән иде инде. «Туп утары» музее җитәкчесе Фәридә Батырованың әйтүенә караганда, Kremlin fashion show уздырырга нәкъ әлеге күргәзмә сәбәпче булган да.

- Тамашачыга ни ошаганын бервакытта да алдан әйтеп булмый. Монысын үз тәҗрибәмнән беләм. Ә бүген исә иҗатчылар алдына, беренче чиратта кием көндәлек тормышта киелә торган булырга тиеш, дигән бурыч куелды, - ди Оксана.

Миңа калса, Kremlin fashion show дан тамаша­чы гына түгел, җитештерүчеләр дә канәгать иде. «Кайбер төзәтмәләр керткәндә бүген үк алып җитештерә башлардай эшләр бар», - дияр идеме алар, ошамаса. Оештыручылар да риза калды. Алар алга таба да стандарт булмаган яңа идеяләрне подиумга чыгарырга әзер.

Фото: Василий Иванов, tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading