16+

«Син ни дә булса уйлап табарсың, әрәм итмәссең», – диләр аңа

«Әни мине кадер кичендә тапкан», - дип таныштыра ул үзен күп вакыт. Шуңа да исемен дә, озак уйлап тормастан, Кәүсәрия дип куйганнар аңа. Тормыш әллә ни үчтекиләмәсә дә, тырышлыгы аны барыбер чын-чынлап кадер иясе итә.

«Син ни дә булса уйлап табарсың, әрәм итмәссең», – диләр аңа

«Әни мине кадер кичендә тапкан», - дип таныштыра ул үзен күп вакыт. Шуңа да исемен дә, озак уйлап тормастан, Кәүсәрия дип куйганнар аңа. Тормыш әллә ни үчтекиләмәсә дә, тырышлыгы аны барыбер чын-чынлап кадер иясе итә.

- Кара инде, җаным, бу бармакларны, сигез яшьтән әтигә бүрек тегәргә ярдәм итеп, шулай булып беткән бит инде болар, - ди ул. Юк инде, зарлануы түгел. Ах-ух килсә, 16 яшеннән 5нче фабрикага эшкә барып кермәс, техник-технолог булам дип, техникумда укып йөрмәгән булыр иде. Җитен комбинатының Алафузов клубына чигү түгәрәгенә йөрүнең дә файдасы тия. Тора-бара җиңел текстиль сәнәгате буенча институт та тәмамлай. Озак еллар «Илдан»да тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Әле дә кулланма сәнгать осталары күргәзмәләрендә теккән, чиккән әйберләре, корама юрган тышлары белән күрергә була Кәүсәрия апаны.

Нишлисең, итекчедән - итекче, читекчедән читекче туа, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. «Казанхимстрой»да эшләсә дә, заманында әтиләре Касыйм абыйга да җиде баласын аякка бастырырга кулы эш белү бик ярап куя. Тунын да, читеген дә, күнитекләр дә тегә, мичен дә чыгара, йорт җиһазларын да, көзгене дә үзе юктан бар итә, калдык-постык мех кисәкләреннән келәмгә кадәр ясый. Бөтен гаиләне киендергән, ашаткан «Зингер» машинасы әле дә гаилә ядкаре булып саклана. Сынчылыкка да маһирлыгы була Касыйм аганың. Балалары ул кызыл балчыктан әвәләп биргән уенчык атлар, сыерлар белән уйнап үсә. Боларны нигә бу кадәр тәфсилләп язаммы, чөнки әлеге гаиләнең нәселдән килгән сәләте уллары Илдарда да бик нык чагыла. Россия Федерациясенең халык рәссамы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдар Касыйм улы Зарипов турында әйтүем. Америка библиографика институты хәтта ХХ гасыр кешесе дип атады аны.

Бүген әнә Кәүсәрия апаның да маһирлыгын белгән бөтен таныш-белеш шулай ук: «Син ни дә булса уйлап табарсың, әрәм итмәссең», - дип, аңа калган тукыма кисәкләрен китерә. Әлбәттә, уйлап таба, тапмаска ни, Касыйм кызы бит әле ул!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading