16+

Татарстан егете идарә иткән танк экипажы каршы якның 8 танкын юк иткән

Каршы якның 8 танкын юк иткән «Алеша» танкы командиры кайда укыган һәм ничек хезмәт итә?

Татарстан егете идарә иткән танк экипажы каршы якның 8 танкын юк иткән

Каршы якның 8 танкын юк иткән «Алеша» танкы командиры кайда укыган һәм ничек хезмәт итә?

6 июньдә махсус хәрби операция уздыру зонасында искиткеч көрәш була. Биредә Россиянең «Алеша» позывное бирелгән Т-80 танкы берүзе Украина Кораллы Көчләренең сигез бронемашинасына каршы чыга. 40 минут дәвамында сугыш бара. Россия машинасы экипажы батырлык һәм ату төгәллеге могҗизаларын күрсәтеп җиңү яулый. "Алеша" экипажы дошманның ике танкын һәм десант утырган алты бронеавтомобилен юк итә. Россия экипажына артиллеристлар да ярдәм итә. Әмма, һичшиксез, батырлык күрсәтүче төп геройлар — Россия танкының курку белмәс экипажы була.

Югары дәүләт бүләге —  Россия Федерациясе Геройларына тәкъдим ителгән сугышчыларның исемнәре шушы көннәрдә генә билгеле булды.


Әлеге хәлиткеч көрәш алдыннан, артиллерия уты вакытында механик-машина йөртүче яралана. Зыян күргән танкистны медикларга тапшыралар, шуннан соң аның урынына танк командиры,  өлкән лейтенант Рәсим Баксиков үзе утырырга була. Командир урынын лейтенант Александр Леваков ала. Танк коралы белән наводчик-оператор Алексей Неустроев идарә итә башлый.

Рәсим Баксиков Татарстан егете. Алексеевск районы Биләр авылында туган. Авылдашлары сөйләвенә караганда, Рәсим балачактан ук хәрби хезмәт турында хыяллана. Эзләү отрядында катнаша, мәктәптә хәрби уеннарда катнаша. Алар иптәшләре белән бергә казуларда эшлиләр, кораллар, солдатларның җәсәдләрен эзлиләр. 

Көчле, үзсүзле, нык ихтыярлы, әмма шул ук вакытта шат күңелле һәм аралашучан егет яшьтәшләре арасында максатчанлыгы белән аерылып тора. Шуңа күрә ул, зур конкурс һәм катгый таләпләргә карамастан, Казан югары танк команда училищесына укырга керә.

Кайда хезмәт иткән?
Училищены тәмамлаганнан соң яшь командирга Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә боерык бирелә. Чита, Хабаровск, Владивостокта хезмәт итә. Махсус хәрби операция башлангач, икеләнмичә бәрелешләр зонасына барырга ризалаша. Узган елның көзендә экипажы белән алгы сызыкка керә. 

6 июньдә булган хәлиткеч көрәштә, чын батырлык өлгесен күрсәтүдән тыш, Рәсим танк белән идарә итүнең югары осталыгын күрсәтә. Хәтта бу сугышның видеосын караган, белгеч булмаган кеше дә танкның сугыш вакытында оста маневрлар ясавын күрә: тиз арада урман полосасыннан чыгып, каршы як танкларына һөҗүм итә һәм шунда ук кискен рәвештә артка китә, дошманга ут ачарга мөмкинлек бирми.

Танк экипажына тиздән лаеклы бүләкләр тапшырылачак һәм якыннары белән күрешү өчен ял биреләчәк. «Монолит» позывное алган Рәсим Баксиков туган ягы Биләргә герой булып кайтачак.

Геройлар Тимерлеге
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан югары танк команда училищесы Россиянең иң абруйлы югары хәрби уку йортларының берсе. Бу каһарманнарыбызны чыныктыру урыны!  Казан югары танк команда училищесында утыз тугыз Советлар Союзы Герое белем алган, һәм тагын 11 чыгарылыш укучысына Россия Герое исеме бирелгән.

Әлеге югары хәрби мәктәп диварларында хәзерге Кораллы Көчләр командирлары, армия генераллары да белем алган. Алар арасында 2017 елда Сүрия операциясе вакытында безнең көчләр төркеме белән җитәкчелек иткән Александр Лапин да бар. Хәзер ул коры җир гаскәрләренең баш штабы начальнигы.  Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, Генераль штаб начальнигы Валерий Герасимов та әлеге уку йортын тәмамлаган.

Контракт буенча хәрби хезмәт турында тагын да тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин. Анда хәрби хезмәткәрләргә тиешле түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт буенча хәрби хезмәт мәсьәләләре буенча контакт-үзәк телефоны – 117.

Чыганак:

kremlin.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading