16+

Түбән Камадагы шартлау турында: «Тирә-якны төтен биләп алган иде»

Түбән Камадагы торак йортта шартлау булган. Янгын сүндерүчеләр тугыз кешене, шул исәптән бер баланы да коткарган.

Түбән Камадагы шартлау турында: «Тирә-якны төтен биләп алган иде»

Түбән Камадагы торак йортта шартлау булган. Янгын сүндерүчеләр тугыз кешене, шул исәптән бер баланы да коткарган.

Түбән Камада Вахитов проспектындагы 11 нче йортның беренче катында шартлау булган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 15 кеше йорттан мөстәкыйль рәвештә чыккан. Янгын сүндерү хезмәткәрләре тугыз кешене, шул исәптән бер баланы коткарган. Шартлау булган фатирда янгын чыккан, аны 05:29 минутта сүндергәннәр. Йортның беренче каты ишелеп төшкән. Икенче һәм өченче катларга да зыян килгән. 
"Әлеге хәлне ашыгыч хезмәтләр контрольдә тота, каза урынында оператив штаб булдырылды. Барлык мәсьәләләр биредә хәл итәчәк. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Шартлау вакытында фатирлары зыян күрүчеләр өчен вакытлыча урнаштыру пункты оештырылды. Аларны якындагы 12нче номерлы мәктәпкә урнаштырдык», - дип хәбәр итте социаль челтәрендәге сәхифәсендә Түбән Кама мэры Рамил Муллин. 

Соңрак шартлауда зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле булды. Табиблар сүзләренә караганда, бер кеше авыр хәлдә. Аны Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсе реанимация бүлегенә китергәннәр. Тагын бер хатын-кыз зыян күргән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны амбулатор дәвалану өчен өенә кайтарып җибәргәннәр. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, шартлау булган фатирда газ колонкасы шартлаган. 

Без әлеге казаны үз күзләре белән күргән Түбән Камада яшәүче Рамилә Мортазина белән элемтәгә чыктык. 
— Кичә кич әниләргә кунакка килгән идек, — дип сөйләде ул безгә. —  Алар әлеге 11нче йорттан ерак түгел, күршедә яшиләр. Үзебез башка урамда яшибез. Көчле шартлау тавышына иртәнге сәгать 5тә уянып киттек. Балконга чыксак, бөтен тирә-якны төтен урап алган. Аннан соң гына әлеге хәл турында белдек. Беренчел версия дип "газ шартлау"ны атыйлар. Әлеге йортлар газга тоташтырылган. Моңарчы мондый хәлнең күзәтелгәне юк иде. Газчылар да даими рәвештә газ җиһазларына техник күзәтү үткәреп тора. Тагын бер фараз, ул да булса, шартлау булган фатир хуҗасы, янәсе, газ колонкасын үз белдеге белән тоташтырган. Газ хезмәте өчен түләмәгән дә, шуның өчен газ белән тәэмин итүдән өзгәннәр, дип тә әйтәләр. Ләкин болар бары фараз. Ахыргы сүзне хокук саклау органнары әйтәчәк. 

Фото: https://vk.com/nizhnekamsk_vk

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading