16+

Туганнар, мине кисәтергә теләгәндәй “Елан, елан” дип кычкырды...

Яр Чаллы шәһәреннән туганнарына кайткан 37 яшьлек ир-атны елан чага. Әлеге хәл районның Бохар авылында булган, дип яза "Заман сулышы" газетасы. 

Туганнар, мине кисәтергә теләгәндәй “Елан, елан” дип кычкырды...

Яр Чаллы шәһәреннән туганнарына кайткан 37 яшьлек ир-атны елан чага. Әлеге хәл районның Бохар авылында булган, дип яза "Заман сулышы" газетасы. 

Зәһәр (кара, гадюка) елан тешләү сәламәтлек өчен бик куркынычлы, ди табиблар, ярый әле вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәр һәм ярый әле вакытында тиешле ярдәм күрсәтелгән. 

Ир-атның Бохар авылында туганнары яши, ул 1 май бәйрәмнәрендә аларга кайткан булган. “Койма ясауда булышырга дип кайткан идем. 30 апрель көнне булды бу хәл. Йорт ишегалдында брусчатка җәелгән юлдан бара идем, шул вакытта каяндыр елан пәйда булды. Шул вакытта башка туганнар да мине кисәтергә теләгәндәй “Елан, елан” дип кычкырдылар. Мин, күрәмсең, аңа баскан булганмын, шул ук секундта ул минем аяк бармагын чакты һәм җәһәт кенә бер ярыкка кереп китте”, - дип сөйли ул.

Ир-атның аягында йорт арасында киеп йөри торган ачык башлы аяк киеме була. Елан чаккан урында башта бик нык кына әрнү тоя ул, аннары аяк шешә һәм тою сәләтен дә югалта башлый. “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәч, машинага кадәр үз аягымда бара алмадым”, - ди. Шунысы да мөһим: ир-атның әнисе 112 бердәм коткару телефоны аша “Ашыгыч ярдәм” чакырта һәм алар 15 минутта килеп җиткән. “Үзем дә шаккаттым”, - ди ир-ат.

“Ашыгыч ярдәм”дәге медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, юлда пациентка кислород битлеге дә кидерергә туры килгән. Лениногорск үзәк район хастаханәсендә аңа елан агуына каршы укол ясыйлар. Пациентны аннары хастаханәнең терапия бүлегенә урнаштыралар, ул анда тиешле дәвалану ала. “Иң куркынычы артта калды, хәзер пациентның хәле әйбәт”, - ди терапия бүлеге мөдире Светлана Мальковская.

Ә ир-ат исә аның тормышын саклап калган медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле. Башкаларны сак булырга кисәтә. Уйламаганда бәхетсезлек килеп чыкты, ди ул.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading