Иртә язда дачага аяк басуга, ел саен бер үк төрле күренешкә тап булабыз.
Бакча кишәрлекләренә таба сузылган күпсанлы аллеяләрдә, йорт каршысындагы мәйданчыкта, ишегалдында, түтәлләр арасындагы сукмакларда, кайвакытта хәтта теплица эчләрендә күпсанлы туфрак өемнәре караеп тора. Һай Аллам, тагын сукыр тычкан эш майтарган! Ничек кенә котылырга инде бу хәерсез җәнлектән?
Ел саен икешәр машина әрҗәсе тирес сатып алып, черемәгә әйләндереп, түтәлләргә таратып матавыкланабыз. Әмма шул җәнлекнең “этлеге” аркасында, кишәрлектәге туфракның сыйфатын яхшыртып, үзебез теләгән нәтиҗәгә ирешер хәл юк. Органика белән әйбәтләп ашланган туфракны эшкәртеп, аны уңдырышлы биогумуска әверелдерүче яңгыр суалчаннарына көн күрсәтми, аларга кинәнеп үрчергә ирек бирми ул. Яздан көзгәчә бакчабызны аркылыга-буйга ерып йөрүче туймас тамаклы җан иясе, эшчән суалчаннарның башына җитүе аркасында, җен ачуымны чыгара. Төрле юнәлештә һәм тирәнлектә канаулар казып төшә, түтәлләргә яңа гына күчереп утыртылган яшелчә кәлшәләренең тамырларын актарып чыгара. Чәчәклеккә дә тынгылык бирми. Иртән йокыдан торып чыккан төшеңә, һичшиксез берәр төрле “сюрприз” көтә: әле бер төрле үсемлеге авып ята, әле икенчесе янтайган була.
Бакча сатып алган елларда сукыр тычкан белән көрәшнең нинди генә ысулларын кулланып карамадык. Йөргән юлларын ачып, шлангтан сәгатьләп сап-салкын су агызу дисеңме? Иске оекбашларны яндырып, керосинга йә дегеткә манып юлларына тыгып куюмы? Ул вибрацияне өнәми дип, җиргә кадалган тимер казык башларына төрле шалтыравыклар элүме? Чокырлар казып, шампан, сөт шешәләренең очын гына тышкы якка чыгарып калдырып, җиргә күмеп, җил чыкканда әче сызгыра торган җайланмалар ясап куюмы? Акча кызганып тормыйча, батарея белән эшләүче, куркынган җәнлек тавышы чыгаручы ультратавышлы вибраторлар алып кайтып, шул хәерсезләрне куркытып качырырга маташумы? Триммер белән газон чапкан тавыштан куркып, кайдадыр качып тора да, бераздан янәдән әйләнеп кайта иде ул. Консерв банкасыннан капкыннар ясап куйган чаклар булды. Кайберләрен алар түтәлне актарган чагында сәнәк белән кадап юк иттек.
“Көрәш” тактикасын үзгәртә-үзгәртә, даими һөҗүм итеп торгач, сукыр күзле “астыртын дошман” кишәрлектән юкка чыкты. Яңа тернәкләнеп киткән кыяр кәлшәләремнең тамырларын ашап, аю чикерткә үзәгемә үтте. Бакча җиләкләрем оясы – оясы белән шиңә башлагач, аптырап казып карасам, тамырларын симез ак кортлар-май коңгызы личинкалары көтүе сырып алган иде. Ул елда исәпсез күпсанлы җирәнгеч лайлачларның эре кәбестә башларына кереп тулып, мул уңышны эштән чыгаруы турында искә аласым да килми...
Һәр кыен хәлдән чыгуның кимендә җиде юлы бар, диләр.Тырышып эзләсәң, сигезенчесе табылып куюы бар. Кыш буе белешмәлекләр актарып, бакчачылыкка багышланган гәҗит-журналлар, галим-агрономнар язган китаплар укып, азау ярган бакчачылар белән киңәшеп, Интернеттан видеодәресләр карап, сукыр тычканнар турында шактый бай мәгълүмат тупладым. Аларның зыянына караганда файдасы күбрәк булуын ачыклагач, көрәшүдән туктадым. Сукыр тычкан үлән ашамый, кишер-чөгендер, бәрәңге, шалкан, редисны кимерми. Ерткыч җанвар булганга күрә, вак-төяк җан ияләре: лайлачлар, май коңгызы личинкалары, кыргаяклар, каты кортлар, аю чикерткәләр, үрмәкүчләр, бакчабызга зыян салучы төрле корткыч бөҗәкләрнең туфрак катламнарына качып кышлаучы личинкалары, курчаклары, йөнтәс гусеницалар, чукмарбашлар, бакалар, кәлтәләр белән туклана икән. Кызганычка күрә, бакчабыз өчен бик кирәкле суалчаннарны да ашап, мул уңышка зыян сала ул.
Белгечләр фикеренчә, җәйге сезонда туфракта яшәүче файдалы бөҗәкләрне күбрәк юк итсә, көз көне зыянлы корткычларны күпләп кырып сала, шул рәвешчә бакчабызга зур файда китерә икән. Күзләре күрмәсә дә, үзе ясаган юллар буенчә бик тиз элдертә, колагы шәп ишетә, исне яхшы сизә, вибрацияне әйбәт тоемлый. Көпшәк туфракта бер төндә илле метрлы канау казый ала, авыр балчыклысында унбиш метр юл сала, дип язганнар. Сукыр тычкан өскә чыгарып өйгән, тирәннән күтәрелгән көпшәк туфракта чүп үләннәре орлыклары, корткычлар йомыркалары булмаганга күрә, бакчачылар аны аерым капчыкларга җыеп бара. Яз көне рассада үстерү өчен кулай ул. Сукыр тычкан зур агач төпләре тирәсен, мунча, сарай асларын вертикаль рәвештә икешәр метр тирәнлеккә казып төшеп, яңгыр-кар суларын агызып җибәрү өчен траншеяләр ясый. Горизонталь юлларының тупикларында - азык-төлек складлары, аерым йокы урыны. Ана җәнлек яшәгән тоннель катлаулырак. Азык табу юллары чагыштырмача өске катламда – 5-15 см тирәнлектә генә.
Сукыр тычкан, үзенә куркыныч янаганда, магистраль һәм вак тармаклы юллардан минутына 25 метр йөгереп уза ала. Үз биләмәләренә үтеп керүче көндәшләре белән канга батып, аяусыз сугыша, талап үтергәч, итен ашый икән. Ата һәм ана җәнлекләр аерым көн күрә, бары тик парлашу чорында гына очрашалар. Ана җәнлек 8-9 бала таба. Ай ярымлык чагында тыңлаусыз сугыш чукмарларына әверелгән үсмер балаларын әниләре “башка чыгара”. Үзләренчә көн итәргә яңа кишәрлекләр эзләсеннәр өчен, ирексезләп оясыннан чыгарып җибәрә. Сукыр тычкан ясаган канауларга, бакчадагы зарарлы бөҗәкләр белән тукланучы жужелица кебек ерткыч полифаглар кереп яшеренеп, исән-имин кыш чыгалар. Бу җәнлекнең дошманнары: эт, мәче, бурсык, ярканат, төлке, хорек, горнастай һ.б.
Хәмидә Гарипова.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар