16+

Кайсы алмагач сортлары отышлы?

05 февраля 2025, 10:36
743
0
3
Уку өчен 4 минут

Элекке бакчамны сатып, быел яңа йорт алдык. Йорт тирәли күп итеп куак-агач утыртылачак, әмма алар урман шикелле утырмаска тиешле.

Кайсы алмагач сортлары отышлы?

Элекке бакчамны сатып, быел яңа йорт алдык. Йорт тирәли күп итеп куак-агач утыртылачак, әмма алар урман шикелле утырмаска тиешле.

Менә шуңа күрә алмагачларның “колоновидный” формадагысына тукталдык. Халык әйткәнчә: “Бар булсалар да, юк сыман”. Чынлап та, 5-6 төп колоновидный агачлар бер зур булып үсә торган стандарт сортка бәрабәр.

Колоновидный агачларның уңышлары олы булып үсүче агачларныкыннан аз. Бер сорт белән янәшә икенче төрдәгесе булганда, уңыш та, аның сыйфаты да яхшырак була. Шуңа күрә мин берничә сорт сайлап алдым. Аларның өлгерү сроклары да төрлечә, кыяфәтләре белән дә аерылалар.

Беренче алмагач – җәйге сорт. Ул – Баргузин. Сорт кышкы салкыннарга чыдам. Озынлыгы, уртача: 1,5 – 2,5 м. Үзен-үзе серкәләндерә. Авыруларга һәм корткычларга чыдам. Май уртасы-азакларында чәчәк ата. Утырткан елны чәчәкләр күренсә, алар өзеп алыналар. Беренче елны агачның бар булган көче тамырлары ныгып, яңа җиргә ияләшү өчен тотылырга тиешле. Икенче елны, бу вакытта агачларга өч яшь тулган була, чәчәк ату вакытында янәшәдәге басу һәм урманнан серкәләндерүче кыргый бал кортын җәлеп итү өчен агач ботакларына умарта балы сөртелгән тасмалар элеп куела.

Уңыш август урталарына өлгерә. Сакланышлары: 40-60 көн. Бер агачтан (яшенә, тәрбия алуына карап): 5-28 кг алма җыйнап алырга мөмкин.
Уңышны тизрәк алу, утырткан агачлар яңа җирдә әйбәт үсеп китсеннәр өчен, ике яшьлек үрентеләр алына. Чокыр киңлеге: 80-120 (туфрак төренә карап), тирәнлеге: 60-70 см. Төбенә доломит оны, чермә, суперфосфат, көл яисә калий сульфаты салып су сибелә. Җәй көннәрендә кирәк булу белән су сибү кабатлана. Көз, каты суыкларга чаклы төреп кую зарур. Куяннар кимермәсен өчен, терлек мае белән майлау да булыша. Көз көне фосфор, калий тозлары белән тукландыру үсемлекләрнең согындагы шикәр микъдарен арттыра һәм күзәнәкләр салкыннарга бирешми. Шул чактагы сибелгән су нәтиҗәсендә, бөре эчендәге су күләме артып, чәчәк бөреләрен өшүдән саклый.

Икенчесе – Останкино сорты. Бу алмагач – көзге сорт. Аның буе - 2,5 м. Шунлыктан, утыртканда аралары 0,5-1,0 м тирәсе калдырыла. Уңышны, утыртканнан соң, 3-4 яшьтә бирә. Алмаларны сентябрь башы, урталарында җыйныйлар. Бер агач 7-9 кг уңыш бирә. Әйбәт тәрбия бирелсә, уңыш икеләтә арта. Җыеп алганнан соң 25 көн дәвамында саклана. Уңыш бирү һәр елны, ял итә торган гадәте юк.

Авыруларга каршы тору сәләте югары.
Кышка төрергә кирәк. Минус 25 градусларны җиңел уздыра. 
Тәрбияләү шул ук, барлык агачларга хас. Кәүсәсе, аеруча язгы кояш нурларыннан саклау йөзеннән агартыла. Бөреләр ачылыр алдыннан һәр агач төбенә 30-80 г мочевина салып, тырма белән күмдерелә. Бу вакытта туфрак салкынча һәм азотны үсемлекләр үзләштерә алырлык формага китерүче микроорганизмнарның йокыдан уянып кына килгән чаклары. Нәкъ менә шушы вакытта барлык бакчадагы культураларга азотның бирелүе – искиткеч зур файда. Тәҗрибәле бакчачылар мочевина урынына аммиак селитрасы тәкъдим итә. Чөнки бу ашламадагы тозны үсемлекләр микроорганизмнарның арадашлыгыннан башка гына ашый ала.
Тагын берсе көзге – Президент сорты. Сорт үзен-үзе серкәләндерә. Әмма яхшы уңыш алу өчен, янәшәдә башка сортларның булуы хуплана. Май-июнь айларында чәчәк ата. 4-5 букет чәчәгенең икесен генә калдырып өзү файдалы. Иң уртадагы чәчәкне генә калдырып, калганнарын өзү тагын да отышлырак. Әмма өзгәнче, серкәләнсеннәр, кышлап чыкканнан соң бер күңел ачып калсыннар өчен, берничә көн бирү – кешелеклелек ул. Артык күп булган очракта, алмалар чия зурлыгы булып үскәч, берне генә калдыру тәмлерәк һәм эрерәк алма үстерергә булыша.

Утырткан вакытта чокырның тирәнлеге 0,60-0,70, киңлеген 1,0- 1,2 м тирәләре итү үсемлек өчен искиткеч туклыклы. Комлы туфракка утыртучыларга чокырны тирәнрәк казып, сипкән сулар аска китеп югалмасын өчен, кызыл балчык түшәп калдыру киңәш ителә. Ә безнең очракта туфрак комсыл балчыклы. Мин бары тик чокыр төпләренә унлап күгәргән кадак кына салып калдырырга уйлыйм. Мондый формадагы агачларга минераль ашламалар стандарт агачларга караганда 10 тапкырга кимрәк кирәк. Дым югалмасын һәм тамырлары пешмәсен өчен, мульча катламы файдалы. Чермә, торф, салам, печән... Әмма бу материаллар кичәге, артта калган ысул – атавизм. Иң яхшысы - яшел төстәге ясалма газон. Аларны метрлап сатып алырга һәм үзең теләгәнчә, кайчы белән кисеп агач төбенә, сукмакларга җәеп куярга мөмкин. 

Кышлык өчен агачларны төреп җылыту да мөһим. Аеруча очтагы бөреләр өшүчән. Дөрес, яз көннәрендә өшегән бер бөре урынына икәү (өчәү) чыга. Шуларның берсен өзеп алырга мөмкин. Мин бакчадагы капчыкларны агач тирәли чорныйм, иң очына киертеп, урап, бәйләп куям. Әле моңарчыга кадәр агачларның өшегәннәре булмады.

Габдулла Исмәгыйлев.
Казан.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading