Шәһри Казан

4000 K дип язылган яктырткычлар сайламагыз...

Күпләр кичен компьютер белән эшләгәндә, телевизор караганда, ут яндыруны кирәксенми. Монитордагы яктылык та җитә дип уйлый. Чынлыкта исә, күзләр төсләр контрастыннан арымасын өчен, лампочкалар янып торыр­га тиеш икән. Яки өстәл яктырткычларын кулланыгыз. Компьютерда ял итеп алмыйча эшләсәгез, яктырткычлар гына да булышмый. 20 минут эшләгән саен, 20 секунд ял итегез.

Реклама

Лампочка сайлауның исә үз кагыйдәләре. LED-лампа сайлаганда, төс температурасына игътибар итегез. 4000 K яки аннан да күбрәк дип язылган булса, андый яктырткычтан баш тарту хәерле. Алар урамны йә булмаса җитештерү объектларын яктырту өчен җайлы. Өйдә куллану өчен 3000-4000 K җитә, ял бүлмәсендә 2500-3000 K күрсәткечлесен сайлагыз.
Лампочкаларның ак фильтрлысы да, сарысы да куркынычсыз. Кемгә кайсы ошый – шунысын ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: