Сөт продуктлары сөякләр өчен мөһим булган кальцийга бай. Көненә 100 гр майсыз эремчек ашарга тырышыгыз. Ә менә сыр белән артык мавыкмагыз. Аңарда май, тоз һәм холестерин күп. Көненә 10-30 гр сыр ярый. Сөт эчәргә яратсагыз, көндәлек норма 300-400 гр нан артмасын.
Көненә 200 гр кефир эчәргә ярый. Аны йоклар алдыннан эчүең хәерлерәк. Каймакның күләмен көненә бер аш кашыгыннан арттырмагыз.
Көне буе ашалган бөтен ризыктагы шикәр күләме 30-50 гр нан артмасын. Шикәрне балга, кипкән җиләк-җимешкә алыштырыгыз.
Яшь барган саен, тозны куллану да кимергә тиеш. Тозлы кыяр, гөмбәләрне ашамаска тырышыгыз. Көненә 5 гр тоз кулланырга ярый.
Магний һәм калийга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аларга дөге, тары, солы, кара җимеш, күрәгә, кәбестә, кишер, бәрәңге, сөт, чикләвек, сыер ите, ипи керә.
С һәм Р витаминнары да бик кирәк. Алар гөлҗимеш суында, әфлисунда, киви, баллы борычта, кара миләштә, кара карлыганда, петрушка, укроп, яшел суган, крыжовникта бар.
Өстәлегездә В витаминына бай ризыклар да һәрдаим булсын: карабодай, солы. Тары, сөт продуктлары, балык.
Комментарийлар
0
0
Зурнэкэем эпи,май,сотле чэй,бэрэнге Белэн 104 яшькэ чаклы яшэде,уйлап таптылар инде хэзер....
0
0