16+

8 Мартта ир-егетләргә ничек исән калырга?

Хатын-кызлар зарыгып шушы көнне көтә, ир-егетләр төшенкелеккә дә бирелеп ала, куркуга да кала. Ничек тә якын-тирәдәге кызларны бәйрәм котларга онытмаска кирәк! Димәк, нишлибез?

Әни, әби, хатын, кыз, апа, сеңел, хезмәттәш, җитәкче, хәтта хатынның әнисе... Исемлекне шулай дәвам итегез. Таблица итеп язарга да була. Янына котлау+бүләк, котлау+сувенир, котлау гына дип язып барыгыз.
Телефоныгыздагы һәр хатын-кызга котлау рәсеме җибәреп утырмагыз. Иң яхшысы: социаль челтәрдәге сәхифәгезгә котлау язып куегыз. Кирәк кеше аңлар!

Бүләк сайлауга килгәндә, хатыныгыз белән соңгы сөйләшүләрне искә төшерегез. Ким дигәндә, соңгы ике атнаны. Анда нинди дә булса серсүзләр яңгыраган булырга мөмкин. Зинһар, игътибарлы булыгыз!
Бу көнне хатын-кызларыгызга матур сүзләрне кызганмагыз. Ничек тә бәйрәм көнен матур үткәрергә тырышыгыз, сабыр булыгыз. Бу көнне иң куанычлысы: 9 март барыбер җитәчәк!

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X