16+

Юл һәлакәте: “Сөяк кыйпылчыклары машина салонына чәчелгән”

12 июнь көнне Казан-Малмыж юлының Биектау районы җирлегендә, ягъни Казаннан 30 чакрымлап ара киткәч, машиналар агышына әллә ни була.

Юл һәлакәте: “Сөяк кыйпылчыклары машина салонына чәчелгән”

12 июнь көнне Казан-Малмыж юлының Биектау районы җирлегендә, ягъни Казаннан 30 чакрымлап ара киткәч, машиналар агышына әллә ни була.

Үз ягыннан җайлап кына Балтач ягына юл алган Хундай машинасына, каршы яктан очып чыккан Киа килеп бәрелә дә,  дүрт гомер иясенең тормышын астын өскә әйләндерә. Лилия белән Ильяс Фәсхетдиновлар үзләре дә, аларның уллары – 20 яшьлек Илсаф белән 15 яшьлек Аяз да күп санлы авыр тән җәрәхәтләре ала.

 

52 яшьлек гаилә башлыгы Ильясның имгәнмәгән җире юк. Ул бүген дә әле авыр хәлдә. Табиблар аны көн аралаш операция өстәленә сала. Шунсыз булмый, әле пычак теленнән үтәсе көннәре шактый дип тә искәртәләр. Аларның хәлләрен белешер өчен Ильясның бертуган апасы Илүзә Заһидуллинага шалтыраттык. Лилия дә, Ильяс та телефоннан аралашырлык хәлдә  түгел әлегә.

 

– Бу гаиләнең хәлләре бик авыр. Бер нәрсә сөендерә – һәммәсе дә исәннәр. Әкренләп  кенә тернәкләнерләр, дәваланып җитүләре шактый озакка сузылса да, исән бит алар, шөкер, исәннәр! Бүген аларның дүртесе дә ышанычлы табиблар кулында, – ди Илүзә ханым. – Шимбә көнне төштән соң алар Балтач ягына кузгалганнар иде. Киленебез Лилия Балтач районының Смәил авылыннан. Бертуган энесенең улы 19 июнь көнне хәрби хезмәткә китә, аны озату мәҗлесенә кайтып барганда юл һәлакәтенә юлыкканнар. Каршыларына машина очып чыгып, өсләренә үк килеп менгән. Энем кысылып калган, аны гадәттән тыш хәлләр хезмәте егетләре генә килеп коткарганнар, машинасын турап, аңсыз хәлендә үзен чак алганнар. Киленебезнең дә ике кулы шартлап сынган. Лилия кулларының авыртуын да тоешмыйча, тизрәк телефонын алып, башта “112” хезмәтенә шалтыраткан, аннары “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Безнең бәхетебезгәдер, бик тиз килеп җиттеләр ди...

Әле бит машина эчендә бу гаиләнең ике баласы да була. Алар да зыян күрә. Аяз машинадан төшүгә аңын җуеп егыла... Чынлап та, санаулы минутлар эчендә килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” хезмәте аларның дүртесен дә хастаханәгә алып китә. Ә бишенчесе итеп “Киа” машинасының йөртүчесе китерелә.

 

– Мин күрдем ул кешене – 30-35 яшьләрдәге хатын-кыз. Энемнәрнең хәлен ишетүгә 7 нче хастаханәгә йөгереп бардым. Ул да шунда утырган иде, бер аягын бәйләп куйганнар. Янына барып, рульдә син идеңме, дип сорадым. Мин, диде, яшермәде. Ничек килеп чыкты соң бу хәл, сөйлә дип кенә әйтеп кала алдым, шәфкать туташлары аны кабинетка алып кереп киттеләр дә, мине бүтән янына якын да җибәрмәделәр. Аннары ире килеп, алып кайтты китте дип беләм, күзгә башка күренмәде. Йөрәкне иң әрнеткәне – гафу да үтенмәде. Ә бит безнекеләрне бик авыр хәлгә төшерде. Энемне палатага чыгарсалар да, имгәнгән җирләре бик күп. Бөтен кабыргасы сынып беткән, хәтта урталай сынганнары да бар, күкрәк читлеге, оча-бот, койрык сөяге, бер аягы тулысынча тетелгән. Өзелгән колагын тегеп куйганнар, борыны, ирене, йөзендәге тегелгән җөйләрен санарга бармаклар җитми. Сөйләшә дә алмый, ниндидер әйтергә тырыша, ике сүзенең берсен генә аңлыйбыз. Чәнчи да, бар сүзе шул. Соң шул кадәр кабыргалары, сөякләре сынгач, ничек чәнчемәсен инде, түзгәненә рәхмәт. Әле баш миенә килгән зыян турында белмибез дә, – ди Илүзә ханым.

 

Лилия Фәсхетдинова да нык имгәнгән. Аның ике кулы гипста. Кабыргалары да сынган. Ул бер кычкырып елый, бер елмаеп куя, ди әңгәмәдәшем, Лилиянең шок хәленнән чыга алмавы бәхәссез. 50 яшендә бәхетенә куанып яшәгән бер мәлендә шушындый хәлләргә таруларын, тормышларының 180 градуска үзгәрүен, әлбәттә кабул итүе дә авыр. Әмма язмыштан узмыш юк...

 

– Лилия янында кыз туганы, ул ике кулы гипста килеш үзе генә бернәрсә дә эшли алмый, минут саен кеше ярдәменә мохтаҗ. Әле аның да эче бик авырта. Ильяс янында безнең як туганнар кизү тора. Апас районының Колмакчы авылында әниебез яши, 80 яшен тутырды, болай да кан басымы бик югары иде, бу хәлләрдән соң дару гына эчеп тора. Без әйтмәсәк тә, барыбер кешедән ишетер дип, энем дарулар эчереп кенә, әнигә бу хәлләрне җайлап сөйләгән. Ул да кара кайгыда. Хастаханәгә алып барыгыз, һәммәсенең дә исән икәнлекләрен үз күзләрем белән күрәсем килә ди. Сабыр итәргә кушабыз, – ди әңгәмәдәшем.

 

Илсафның да бер аягы, кабыргалары сынып үпкәсенә кергән. Быел техникум тәмамлап, хәрби хезмәткә китәргә җыенып йөргән егеткә күрәчәк дигәне менә нинди сынау әзерләгән. Ул әти-әнисе белән бер хастаханәдә, стена аша булса да, кем әйтмешли, сулаган тавышларын ишетеп ята.  

 

Ә менә Аяз исә республикабызның балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Башы ярылган, баш мие дә селкенгән, колагы, иреннәре, битләре киселеп беткән, бөтен бите җөйдә, теккәннәр, ди Илүзә ханым.

 

Бүгенгесе көндә бу гаилә зур матди чыгымнар алдында да басып тора. Дәвалану, кыйммәтле дарулар алу өчен да алдагы көннәрендә зур гына суммалар кирәк булачак.

 

– Ильясның бер аягын юк дип әйтерлек, буыннарын алмаштырырга кирәк булачак. Уйлап кына карагыз, аягы чәрдәкләнеп, сөякләренең кыйпылчыклары машина салоны буйлап чәчелгән. Шулкадәрле көчле булган, димәк, бу бәрелеш, – ди Илүзә ханым.

 

Фәсхетдиновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Илүзәнең телефон номерын куябыз – 89510657791 (Саклык банкы картасына беркетелгән, Помощь дип комментарий язарга да онытмавыгызны сорыйбыз).    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading