16+

Казандагы саммит Россия–АСЕАН хезмәттәшлеген яңа баскычка күтәрде

Татарстан башкаласында 17-19 июньнәрдә Россия–АСЕАН саммиты бара.

Казандагы саммит Россия–АСЕАН хезмәттәшлеген яңа баскычка күтәрде

Татарстан башкаласында 17-19 июньнәрдә Россия–АСЕАН саммиты бара.

Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйткәнчә, 18 июньдә төп чаралар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.

Иртәнге якта Россия Президенты Владимир Путин форумда катнашучы илләр делегацияләре башлыклары белән очрашты. Традиция буенча бергәләшеп фоторәсемгә төшү булды.

Көннең үзәк вакыйгасы – пленар утырыш. Аны саммитның рәистәшләре – Россия Президенты Владимир Путин белән Филиппин Президенты Фердинанд Маркос ачты. Владимир Путин үзенең кереш сүзендә ассоциациянең халыкара аренада зур роль уйнавын искәртте.

– АСЕАН вакыт сынавын лаеклы узды, ул үзара хөрмәтле мәнфәгатьләргә һәм гомумтанылган халыкара хокукларга таянылган дәүләтара хезмәттәшлек системасын төзеде, – диде Владимир Путин.

Геосәясәт тынычсызлыгы шартларында Россия-АСЕАН хезмәттәшлегенең төбәк тотрыклылыгын саклауда әһәмиятле роль уйнаганлыгын әйтте Россия әйдаманы. Һәм алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә чакырды.

Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге православие храмында һәм “Кол Шәриф” мәчетендә дә булдылар.

Саммит кысаларында башкаланың Мәскәү урамындагы “Үзенчәлекле осталар үзәге” территориясендә “Татарстанда ясалган” күргәзмәсе эшли. АСЕАН илләре делегацияләре күргәзмәдәге техника, электрон технологияләр белән танышуларын дәвам итә.

Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда оешкан, ул 11 илне берләштерә. Болар: Бруней, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа-Яңа Гвинея үзгә күзәтүче статусына ия. АСЕАН илләре халыкларының гомум исәбе – 680 миллион кеше.

Делегацияләр Казанда узучы Россия-АСЕАН хезмәттәшлегенң 35 еллыгына багышланган саммитны олы вакыйга дип бәяли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading