Россия Президенты Владимир Путин белән саммитның рәистәше Филиппин Президенты Фердинант Маркос журналистлар алдында саммит нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Скопировать ссылку
Россия Президенты Владимир Путин белән саммитның рәистәше Филиппин Президенты Фердинант Маркос журналистлар алдында саммит нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Россиянең һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләр күпьеллык дуслык традицияләренә һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсенә нигезләнә. Владимир Путин Россия һәм АСЕАН илләре арасында булган нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә, ныгытырга кирәк дип белдерде. Илләр икътисади партнерлыкны киңәйтергә, үзара сәүдә һәм инвестицияләрне арттырырга, шулай ук исәп-хисапны милли валюталарда куллану турында килеште. Россия АСЕАН илләренә медицина, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын арттырырга әзер.
Россия Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрен кирәкле азык-төлек һәм энергия чыганаклары белән тәэмин итүне дәвам итәчәк. Илләр арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру да күздә тотыла. Узган ел гына Көньяк-Көнчыгыш илләренә Россиядән туристлар саны 37 процентка арткан. Президент сүзләренчә, АСЕАН илләреннән туристлар да Россиягә ешрак килә башлаган. Сүз уңаеннан, Владимир Путин саммит катнашучыларын Казан Сабан туенда кунак булырга да чакырды.
Комментарийлар