16+

Абрикос кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЛАРЫ

1 рецепт: 2,5 кг абрикос, 2 әфлисун, 2 лимон, 2 кг шикәр комы кирәк.

Абрикос кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЛАРЫ

1 рецепт: 2,5 кг абрикос, 2 әфлисун, 2 лимон, 2 кг шикәр комы кирәк.

Әфлисун белэн лимонның кабыгын әрчергә, әрчемәсәң, 5-10 минут кайнар суда тотарга. Төшләрен алырга һәм барысын да ит тарткычтан чыгарырга, шикәр комы салып болгатырга. Шикәре эреп беткәч, савытларга салып, суыткычның туңдыру бүлегенә куярга. 0,5 литрлы банка белән 9 банка кайнатма чыга. Шикәрен тәменә карап та салырга була.

2 рецепт: 1 кг абрикос, 1 кг шикәр комы, 150 гр әстерхан чикләвеге, 250 гр су
Абрикосның төшен алырга. 5-10 минутка чикләвекне кайнар суга салып торырга. Шикәргә су кушып кайнатырга, кайнап чыккач, 5 минут кайнатырга да абрикосны һәм чикләвекне салырга. Чикләвек салгач болгатмаска. Кайнап чыккач, 5 минут кайнатырга, суытыр­га да тагы 5 минут кайнатып суытырга һәм тагы бер тапкыр 5 минут кайнаткач, кайнар килеш банкаларга тутырып куярга. 0,5 литрлы банка белән 3 банка кайнатма чыга.

Исмегөл Зәйнуллина, Саба, Иләбәр

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading