16+

Акчаны тота белү һәм арттыру СЕРЛӘРЕ

Акчагызны дөрес сарыф итәргә өйрәнегез. Белгечләр хезмәт хакын түбәндәге әйберләргә тотмаска киңәш итә.

Акчаны тота белү һәм арттыру СЕРЛӘРЕ

Акчагызны дөрес сарыф итәргә өйрәнегез. Белгечләр хезмәт хакын түбәндәге әйберләргә тотмаска киңәш итә.

Модалы киемгә. Күпләр үз киемнәренең 20 процентын гына яратып кия. Билгеле бер киенү стиле булдырыгыз һәм яңа киемнәрне шуңа нигезләнеп алыгыз.

Төрле косметик чараларга. Өйдә берничә төрле лосьон яки сабын тотуның файдасы бармы? Юк. Бу бары маркетологлар өчен генә кирәк.

Яңадан-яңа модель смартфоннарга. Телефоныгыз эшләп торганда, яңасына кызыгырга кирәкми. Аларның күбесе фәкать яңа версиядә генә чыгарылган булырга мөмкин, әллә ни аермасы булмас.

Савыт-сабага. Коймакны нинди табада пешерүеңә карап, аның тәме үзгәрми.

Аксессуарларга. Арзанлы алка, йөзек, беләзек беркемне дә бизәми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading