Алманың 80-90 процентын су тәшкил итә. Цитруслы җиләк-җимеш белән чагыштырганда, алмада А, В2 витамины күбрәк.
Шуңа да әлеге җимешне «аппетит витамины» дип тә йөртәләр. Алма организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта. Составында пектин күп булу сәбәпле, кандагы холестеринны киметә. Ашкайнату системасы бозылганда булыша, дөрес, ашказанында җәрәхәт (язва) булганнарга чи килеш ашарга киңәш ителми. Гемоглобин түбән булганнар өчен яшел алма бик файдалы. Баш мие эшчәнлегенә дә бу җимеш уңай тәэсир итә. Кайбер табиблар, елый торган балага алма ашатсаң, ул тынычланачак, дип ышандыра. Галимнәр аның рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле икәнен дә ачыклаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар