16+

Алмагач утырту серләре

«Заря» хуҗалыгы агрономы Гөлчәчәк Әхмәтҗановадан алмагач утыртучыларга киңәшләр: - Алмагач үсентеләрен 20 сентябрьдән соң утыртырга киңәш итәм. Бер еллык алмагачларны сайласагыз отышлырак. Бик зур булмаган чокырга үсентене ялганган ягын өстә калдырып утыртасың. Үсентенең яфракларын өзеп ташларга кирәк, ныгып киткәнче даими су сибеп торасың. Кышка сетка кидереп салкыннан саклыйсың. Язын төрле...

«Заря» хуҗалыгы агрономы Гөлчәчәк Әхмәтҗановадан алмагач утыртучыларга киңәшләр:

- Алмагач үсентеләрен 20 сентябрьдән соң утыртырга киңәш итәм. Бер еллык алмагачларны сайласагыз отышлырак. Бик зур булмаган чокырга үсентене ялганган ягын өстә калдырып утыртасың. Үсентенең яфракларын өзеп ташларга кирәк, ныгып киткәнче даими су сибеп торасың. Кышка сетка кидереп салкыннан саклыйсың. Язын төрле бөҗәкләрдән сак­лау өчен агач төбен акшар белән агартсаң яхшы. Утыртыр өчен алмагачның «Жигулевский», «Шрейфленг», «Медуница» сортларын сайларга киңәш итәм. Бер алмагачның гомере уртача 25 ел санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading