16+

Алманы ничек дөрес ашарга?

Алманың файдасы турында гел ишетеп торабыз. Аңарда эчәклек өчен мөһим булган пектин бик күп, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Әлеге органнар дөрес эшләсә, холестерин күләме кими, ашкайнату процессы, тән тиресе яхшыра.

Алманың пешкәне дә файдалы. Эшкәртелгән хәлдә пектин яхшырак үзләштерелә.
Пектиннан кала алмада витаминнар һәм минераллар бар. Тимернең көндәлек нормасын алу өчен 5 кг алма ашарга кирәк булыр иде.   
Көненә ничә алма ашарга кирәк? Уртача зурлыктагысын дүртне, кечкенә булса, алтыны ашарга була. Бал һәм чикләвек белән пешереп ашасагыз, икедән артыкны ярамый, чөнки калориясе күп.

Гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда алманы сак ашарга кирәк. Алмадагы кислота ашказанын ялкынсындыра. Пешкән алманы исә бөтен кешегә дә ашарга ярый. Алманы әче сөт продуктлары белән бергә кулланмау хәерле. Майлы ит өчен пешкән алма менә дигән гарнир. Ашказаны итне эшкәрткәндә, аңа кислота күбрәк кирәк. Ә алма аңа кислотаны бирә дә инде. 

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading