16+

АЛОЭ табибны да алыштыра

Бүлмә гөлләре, йортыбызны бизәп кенә калмыйча, табиб ролен дә башкара.

АЛОЭ табибны да алыштыра

Бүлмә гөлләре, йортыбызны бизәп кенә калмыйча, табиб ролен дә башкара.

Һәркемнең тәрәзә төбендә үскән алоэны гына алыйк. Йөзьяшәр стафилококк, стрептококк кебек микробларга каршы көрәшә, шуңа да пешкән урынны, үлекле шешләрне, җәрәхәтләрне, пародонтоз, стоматитларны дәвалауда ул алыштыргысыз. Иммунитетны ныгыту максатыннан 100 мл алоэ согы, 100 гр әстерхан чикләвеге, 100 гр бал һәм шуның кадәр үк лимон согыннан ясалган катнашма кулланырга була. Катнашманы ашарга ярты сәгать кала бер десерт кашыгы эчәләр.
Мирт дигән гөл микробларга каршы көрәшә һәм иммунитетны күтәрә торган матдәләр бүлеп чыгара. Шуңа да алар һавадагы микробларны бетерә.
Яран гөле дә шундый ук үзлеккә ия. Бүлмә һавасын чистартып, ул үпкә авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә, матдәләр алмашын яхшырта. Яран гөле 10-12 кв метрлы бүлмәдәге һаваны 80 процентка кадәр чистарта ала икән. Аның яфраклары эфир маена бай һәм шуңа да ул тынычландыру сәләтенә ия. Башыгыз авыртса, борчылсагыз, йокысызлыктан җәфалансагыз, яран яфрагын уып, иснәгез яки чигәгезгә ышкыгыз. Әмма сак булу кирәк, ул кайберәүләрдә аллергия барлыкка китерә. Балагызның колагы авыртса, яран яфрагын уып, марляга төреп, колакка тыгып куегыз.
Бегония исә бүлмәдәге агулы матдәләрне сеңдерә. Тәҗрибәләрдән күренгәнчә, эш бүлмәсенә утыртылган бегония хезмәткәрләрнең эшкә сәләтлелеген арттыра, кәефләрен күтәрә.
Лимон баш мие эшчәнлеген яхшырта, компьютер артында озак утыручыларга, акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә лимон үстерү комачауламас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading