Шәһри Казан

Авыруларның сәбәбе – аз хәрәкәтләнү

Соңгы вакытта авыруларның яшәрүе күзгә күренеп арта. Яшь егет-кызлар да остеохондроз һәм атеросклероздан азаплана. Моның сәбәбе нәрсәдән икән соң дип баш ватабыз. Ә бит барысына да үзебез гаепле икән. Авырулар яшәрүнең беренче төп сәбәбе - бүгенге тормыш рәвешебез.

Соңгы берничә дистә ел эчендә без бик аз хәрәкәтләнә башлаганбыз. Кайчак аз гына араны да җәяү үтәргә иренәбез бит, машинага яки автобуска утыру җайлырак шул. Лифтлар, көн саен яңарып тора торган көнкүреш техникасы һ.б. уңайлы булсалар да, медальнең икенче ягы да бар бит әле дигәндәй, болар барысы да сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Моның буенча күптөрле тикшеренүләр дә алып барыла. Алардан шунысы билгеле булган: аз хәрәкәтләнүнең, көннең күп вакытын утырып үткәрүнең зыяны тәмәке тартуның зыяны белән бертигез дип әйтергә була, чөнки гиподинамиядән Җир шарында тәмәке тарту аркасында үлгән кадәр кеше үлә. Дөньяда һәр өченче кеше хәрәкәт җитмәүдән азаплана. Шунысы кызык: гиподинамиядән керемнәре югары булган илләрдә яшәүчеләр күбрәк зыян күрә. Сәламәтлекне ныгыту өчен, көн саен иртә таңнан йөгерергә кирәк дигән сүз түгел, ди табиблар. Әйтик, эшкә барганда-кайтканда берничә тукталышны, кызу-кызу атлап, җәяү дә үтәргә була бит. Көнгә ким дигәндә 40 минут-1 сәгать җәяү йөрергә кирәк, ди табиблар.
Туклану рационы да соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Беренчедән, ассортимент бик зур, икенчедән, ризыкларга тәмләткечләрне бик күп кушалар. Продуктларда майлар, җиңел кабул ителә торган углеводлар күп. Шуңа күрә табиблар туклануны да контрольдә тотарга куша, ягъни ризыкларның сыйфатын карарга һәм артыгын ашамаска киңәш итәләр. Һәм, әлбәттә инде, начар гадәтләрне булдырмаска. Дөрес яшәү, дөрес ашау, хәрәкәтләнү - сәламәтлекнең нигезе.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: