16+

Авыз ачып йоклау тешкә зыянлы

Стоматологлар фикеренчә, дөрес сайланмаган теш щеткасы яки көндәлек тормыштагы кайбер гадәтләр тешләрнең сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин.

Авыз ачып йоклау тешкә зыянлы

Стоматологлар фикеренчә, дөрес сайланмаган теш щеткасы яки көндәлек тормыштагы кайбер гадәтләр тешләрнең сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин.

Иң беренче чиратта, теш щеткасының катылыгына игътибар итегез. Ул шул тешнең эмаленә начар тәэсир итә. Тешләрне каты щетка белән чистарту аркасында хәтта пародонтит барлыкка килү ихтималы бар.

Спиртлы яки составында шикәр булган эчемлекләр дә тешләрнең сәламәтлегенә зыян сала. Шулай ук кофе һәм кофеинлы эчемлекләр куллану эмальның эштән чыгуына һәм тешләрнең саргаюына китерә.

Тырнак кимерү белән тәмәке тарту да тешләрнең авыртуына сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, авыз ачып йоклау теш эмалендә эрозия китереп чыгара ала, ди белгечләр.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading