16+

Розалардагы кара таплылыкны ничек дәваларга?

Розалардагы кара таплылыкны (черная пятнистость) дәвалау өчен түбәндәге препаратларны кулланырга мөмкин:

Розалардагы кара таплылыкны ничек дәваларга?

Розалардагы кара таплылыкны (черная пятнистость) дәвалау өчен түбәндәге препаратларны кулланырга мөмкин:

✅"Скор" –  үсемлекләрне гөмбә авыруларыннан саклау чарасы. Актив матдә, эшкәртелгәннән соң 2 сәгать узгач ук, үсемлек буйлап тарала. Сиптерү өчен: 10 л суга 5 мл.
✅«Ридомил Голд" – төрле төр гөмбәчекләрне, шул исәптән кара таплылык барлыкка китерүче гөмбәчекне дә юк итә. Сиптерү өчен: 10 л суга 25 гр. Сезонга дүрт тапкырга кадәр сиптерергә мөмкин.
✅«Абига-Пик» – патоген микроорганизмнарга каршы көрәштә ярдәм итә торган нәтиҗәле препарат. 
Сиптерү өчен: 10 л суга 40-50 мл.

Үсемлекләргә иртән һәм кич сиптерергә кирәк. Алга таба эшкәртү өчен 2-3 атна көтәсе була.
✅ "Топаз" – гөмбәчекне дәвалау өчен генә түгел, профилактика максатларында да кулланыла торган фунгицид. Сиптергәннән соң препарат тагын 18 көн дәвамында корткычка каршы көрәшне дә дәвам итә.
✅Бордо сыекчасы – гөмбәчекләр авыруларын дәвалау өчен нәтиҗәле чара. 3 процентлысы белән иртә язда эшкәртәләр. 1 процентлысы белән һәр эшкәртү 7-10 көннән дә иртәрәк башкарылырга тиеш түгел.

Шулай ук кара таплылыкны профилактикалау өчен тәкъдим ителә:
🔺утырту өчен бары тик тотрыклы сортларны гына сайларга;
🔺бакчада утырту урыны кояш белән яхшы яктыртылырга тиеш;
🔺гөмбәчекне күбесенчә чүп үләннәре тарата, участоктагы чүп үләннәрен вакытында бетерергә;
🔺куакларны даими карарга;
🔺үсемлекләрне тукландырганда дөрес дозировканы үтәргә;
🔺зарарланган үсентеләрдән вакытында котылырга;
🔺эш коралын спирт яки марганцовка белән эшкәртергә;
🔺куаклар астындагы туфракны йомшартырга, коелган
🔺кипкән яфракларны җыярга.

Орхидея гөлен коткарырга кирәк
Орхидея яфракларындагы ябышучан тамчылар берничә сәбәп аркасында булырга мөмкин:
🌱Үсемлекнең табигый бүлендекләре. Алар үсемлек күзәнәкләрендәге шикәрләрне эшкәртү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 
🌱Корткычлардан саклану. Ябышучан бүлендекләр еш кына яфракларга бетне һәм башка корткычларны  ябыштырып, саклау хезмәтен үтиләр. 
🌱Шулай башка сәбәпләре дә була:

Грунтның даими дымлануы. 
Түбән температура. 
Артык яктылык. 
Артык ашламалар кертү. 
Йогышлы авырулар.

Ябышкак тамчыларның килеп чыгуын ачыклау өчен, җентекләп тикшерү үткәрергә кирәк. Әгәр тамчылар үтәкүренмәле, пычранмаган һәм сыланган эзләрсез булса, бу паразитлар белән зарарлану билгеләре түгел, ә үсемлекләрнең табигый бүлендекләре.

Табигый бүлендекләрдән котылу мөһим. Ул тамчылар еш кына артык дымланудан барлыкка килгәнлектән, алардан душ ярдәмендә котылырга ярамый — бу хәлне катлауландырачак кына. Нектарны бераз дымландырылган мамык диск ярдәмендә саклык белән җыярга кирәк. 
Су сибү һәм яктырту режимын нормальләштерергә, тукландыруны һәм  температураны җайга салырга.

Ябышкак тамчылар паразитларның тереклек эшчәнлеге аркасында булса, зарарланган урыннарны сабын эремәсе белән юалар. Үсемлекне һәм грунтны инсектицид белән эшкәртәләр.
Сәхифәне бакчачы Эльмира Исхакова әзерләде 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading