Кысан, начар җилләтелә торган аяк киеме, синтетик оекбашлар аркасында аяклар тирли һәм алардан ис тә килә башлый. Тир ул бактерияләр һәм гөмбәчекләр үрчү өчен менә дигән тирәлек. Нәкъ менә шулар ис килүгә сәбәп булып тора. Моңардан котылу өчен без сезгә составында дуплау матдәләре булган һәм йогышсызландыру сәләтенә ия булган дару...
Имән кайрысы «шулпа»сы белән зирек тәлгәшләреннән (күркәсе) ясалган ванна - сыналган чараларның берсе:
- 100 гр имән кайрысына 1 литр су салабыз һәм сүрән утта ярты сәгать кайнатабыз. «Шулпа»ны тазга агызып, аңа салкын су өстәп, аякларны шунда тыгып утырабыз;
- 15 гр зирек күркәсенә бер стакан кайнар су салып, 15 минут кайнатабыз. Сөзеп, салкын суга кушабыз.
Содалы ванналар да булыша. Ике аш кашыгы содага ярты литр җылы су салып, аякларны шунда тыгып утырабыз, соңыннан аякларны салкынча суда чайкатып алабыз.
Җылы суга ун тамчы чәй агачы мае тамызып та ванна ясый аласыз.
Шалфей төнәтмәсе аяклар гына түгел, бөтен тән тирләгәндә дә кулланыла. Бер чәй кашыгы шалфей яфрагын термоска салып, аңа ярты литр кайнаган су өстибез, ярты сәгать төнәткәч, сөзеп, суыткычта саклыйбыз. Ике-өч ай дәвамында көненә икешәр аш кашыгы эчәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар