16+

Аяк киеме кырса, нишләргә?

Хатын-кызның аягы кибеттә генә ­ бәхетле була, дип, юкка гына әйтмиләрдер инде.

Аяк киеме кырса, нишләргә?

Хатын-кызның аягы кибеттә генә ­ бәхетле була, дип, юкка гына әйтмиләрдер инде.

Көзге каршында ярты сәгать сайлаганнан соң ниһаять сатып алган аяк киемең кырса, бер дә күңелле түгел. Алган туфлиең чын күннән булганда да аның кырмаслыгына гарантия юк. Нишләргә?

Җәй көне сандали, босоножкаларның үкчәсе ябык булганын алмаска тырышыгыз, каешлы аяк киеме дә бик уңайлы.

Яңа аяк киемен кигәндә, кыра калса дип, үзегез белән искесен дә алыгыз.
Ераграк сәфәргә чыгар алдыннан берничә көн аяк киемен киеп йөрегез, аның кырамы-юкмы икәнен алдан ук белеп торырга кирәк.

Кибетләрдә, интернетта хәзер махсус гельле үтә күренмәле тасмалар сатыла икән.
Аларны аяк киеменең үкчә тирәсенә эчке ягына ябыштырып куясың.

Даруханәдә махсус профилактик карандаш сатыла, аны сөял барлыкка килергә мөмкин булган урынга алдан сөртеп куясың.

Аяк киемен киңәйтергә теләсәгез, эчен спирт яки аракы белән ышкыгыз. Яки булмаса юеш оекбаш киеп йөреп алыгыз.

Аягыгызны кырган булсагыз, шул урынны водород перекисе яки фурацилин, йә булмаса марганцовка эремәсе белән эшкәртегез. Сырганак мае да сөртергә була.

Яра кипкәннән соң, спасатель, левомиколь дигән мазьлар яки пантенол белән эшкәрте­гез. Алар инфекцияләрдән саклый, авыртуны баса.
 
Ярага бака яфрагы да куеп тора аласыз.

Фото: canva.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X